Фундаменталь тәэсир итешүләр

From Wikipedia, the free encyclopedia

Фундаменталь тәэсир итешүләр
Remove ads

Фундаменталь тәэсир итешүләрэлементар кисәкчекләрнең һәм алардан торган җисемнәрнең сыйфаты буенча аерылып торган тәэсир итешүләре.

Кыска фактлар Фундаменталь тәэсир итешүләр, Кайда өйрәнелә ...
Thumb
Стандарт модель кысаларында элементар кисәкчәләр һәм калибрлау бозоннары

Хәзерге вакытта дүрт фундаменталь тәэсир итешү (Һиггс кырыннан тыш) билгеле:

Электромагнит һәм зәгыйфь тәэсир итешүләре - бердәм электрозагыйфь тээсир итешүнең күренеше.

Remove ads

Тарих

1687 елда Исаак Ньютон үзенең икенче канунында җисемнәр хәрәкәтенең сәбәбе - көч булып тора дип постулат ясый. Ул вакытта физикларга сыгылмалылык көче (Гук кануны), инерция кануны, ышкылу көче, һава каршылыгы көче, шартлау көче билгеле булган инде.

XVIII−XIX гасырлардагы тикшеренүләр нәтиҗәсендә матдәнең атом төзелеше ачылган, барлык билгеле көчләрнең күптөрлелеге - атомнар үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсе булып тора дип исбатланган. Ул көчләрнең күпчелеге - электромагнит тәэсир итешүенең күренеше була.

Тик бер чыгарылма билгеле булган - тартым көче - массалы җисемнәр арасындагы гравитацион тәэсир итешү.

1930 елларда атом төшләре нуклоннардан (протоннар һәм нейтроннардан) тора дип ачыкланган. Димәк уңай коргылы протоннар ниндидер көч белән атом төшендә тотынып кала. Көчле тәэсир итешү хакында постулат итеп алынган. Ләкин ирекле нейтронның таркылышын билгеле көчләр аңлата алмаганнар, шуңа күрә зәгыйфь тәэсир итешү постулатланган. Шушы 4 көч микродөньяның бар күренешләрен яхшы тасвирлый.

2013 елда Һиггс бозоны ачылганнан соң, Һиггс кыры - бишенче фундаменталь тәэсир итешү дип йөртелә башлый.

Remove ads

Гомуми җәдвәл


Подробнее , ...
Remove ads

Теорияләр

1863 елда Джеймс Максвелл махсус тигезләмәләр ярдәмендә электромагнетизм теориясен булдыра.

1915 елда Альберт Эйнштейн гравитацияне тасвирлаучы Гомуми чагыштырмалылык теориясен иҗат итә.

Эйнштейн теориясе буенча тартым фәза-вакытның кәкрәюе нәтиҗәсендә хасил була, шартлы рәвештә материаль булмый (эмпирик дискрет түгел) һәм бүтән тәэсир итешүләр кебек яктылык тизлеге белән таратыла. Шуңа күрә гравитация һәм электромагнетизмны бердәм теориядә берләштерергә бик катлаулы.

1967 елда Әбдүс Сәләм һәм Стивен Вайнберг электромагнетизм һәм зәгыйфь тәэсир итешүне берләштергән электрозәгыйфь тәэсир итешүнең теориясен иҗат итә.

1973 елда көчле тәэсир итешүнең теориясе - квант хромодинамикасы тәкъдим ителгән. Бар теорияләр нигезендә электромагнит, зәгыйфь, көчле тәэсир итешүләрне тасвирлаучы элементар кисәкчәләрнең Стандарт моделе төзелгән.

Хәзерге вакытта Стандарт модельнең барлык элементар кисәкчәләре ачылган. Ләкин Стандарт модель гравитацияне тасвирлый алмый.

Бердәм теорияне булдыру өчен гравитациянең квант теориясе Стандарт модель белән бердәм теориядә берләштерергә кирәк, ләкин әлегә гравитациянең квант теориясе төзелмәгән.

Фундаменталь тәэсир итешүләрне бердәм теориядә берләштерү өчен берничә намзәт-теорияләр бар: кыллар теориясе, гравитациянең элмәк теориясе һәм М-теория, ләкин әлегә аларда күп кимчелекләр бар.

Сылтамалар

  • Баумгарт К. К.,. Электромагнетизм // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Ландау Л. Д., Лифшиц Е. М. Краткий курс теоретической физики. В 2-х т. — М.: Наука, 1972. — Т. II. Квантовая механика. — 368 с.
  • Сивухин Д. В. § 7. Дифференциальная форма электростатической теоремы Гаусса // Общий курс физики. — М.: Наука, 1977. — Т. III. Электричество. — С. 41. — 688 с.
Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads