Фёдор Трофимов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Трофимов Федор Егорович (20 декабрь 1938 ел — 5 сентябрь 2009 ел) — рәссам. 1980 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2003)[1].
Remove ads
Биографиясе
Федор Егорович Трофимов 1938 елның 20 декабрендә Ырынбур өлкәсенең Константиново авылында туган.
1962 елда К. А. Савицкий исемендәге Пенза педагогия училищесының сәнгать бүлеген тәмамлый.
Уфа шәһәрендә яши һәм эшли, 2009 елның 5 сентябрендә шунда вафат була.
Рәссамның картиналары М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), Екатеринбург сынлы сәнгать музеенда, Хәрби Дан музеенда (Уфа), Эчке эшләр министрлыгы музеенда (Уфа), Күмертау шәһәренең картиналар галереясында (БР), Бөре шәһәренең картиналар галереясында саклана.
Remove ads
Эшләре
«Лучники Башкирского пединститута» (1983), «Поздняя весна», «Золотая осень», «Жаркий день», «Велосипедисты», «Автопортрет» һ.б. 1968 елдан республика, зона, төбәк, бөтенрусия һәм бөтенсоюз күргәзмәләре катнашучысы[2].
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2003).
Сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads