Пенза

From Wikipedia, the free encyclopedia

Пенза
Remove ads

Пенза (Пенза,پىنزە[14] рус. Пенза) — Россия шәһәре, Пенза өлкәсенең административ үзәге.

Кыска фактлар Халык саны, Нигезләнгән ...

Халык саны — 487 978 кеше (2025).[15]

2021 елның 21 маеннанХезмәт даны шәһәре.[16]

Remove ads

География

Шәһәр Сыры елгасында, Мәскәүдән 629 километр көньяк-көнчыгыштарак урнаша.

Сырыдан башка, шәһәр территориясендә Пенза, Пензятка, Ардым, Иске Сыры, Мойка, Барковка елгалар, Прокоп һәм Безымянный инешләре ага. Шул елгаларының кайбересе өлешчә коллекторларда агалар.

Шәһәрнең көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — ~25 км, төньяктан көньякка — ~19 км.

Сәгать поясы

Сарытау халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +3:00 гә тигез.

Климат

Пенза климаты — уртача континентальга күчүче. Кыш уртача салкын, ноябрьның башыннан март ахырына хәтле дәвам итә, айларның иң салкыны — февраль (уртача −9,1 °C). Җәй майның ахырыннан сентябрьгә хәтле дәвам итә, июльнең уртача температурасы — 20,6 °C. Пенза климаты Мәскәү климатына охшаш, ләкин Пенза климаты континенитальрәк, явым-төшемнәр күләме азрак.

Подробнее Пенза (1981-2010 нормасы) климаты, Күрсәткеч ...
Remove ads

Исемнең килеп чыгышы

Шәһәр үз исемне Пенза елгасыннан алган, ә «Пенза» гидронимның килеп чыгышы төгәл билгеле түгел.

Тарих

Пенза 1663 елда каравыл посты (агач бастругы һәм зур булмаган посад) буларак нигезләнә. 1670 елда Степан Разин отрядлары тарафыннан басып алына.

1708 елдан Казан губернасы составында, 1719 елдан аның Пенза провинциясе башкаласы. 1780 елдан Пенза калгайлыгы (1796 елда губернасына үзгәртеп корыла) һәм Пенза өязе үзәге, 17971801 елларда — Сарытау губернасы составында.

1774 елда Емельян Пугачёв отрядлары тарафыннан алына.

1856 елда Пенза шәһәрендә 22 чиркәү, 2681 йорт һәм 329 лавка (кибет) булган.

1928 елданУрта Идел өлкәсе (крае) составында, 1928—1930 елларда аның Пенза округы үзәге. 1928 елдан 2006 елга кадәр Пенза районы үзәге булып торган. 1937 елданТамбов өлкәсе составында. 1939 елдан кадәр Пенза өлкәсе үзәге булып тора.

1979 елда шәһәр составына Пенза районының көньяк өлеше кертелә, шул исәптә Терновка (12.1 мең кеше, 1970), Веселовка һәм Кривозерье авыллары. 1985 елда шәһәр Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә.

Халык

1782[17]1811[18]1824[17]1840[19]1856[18]1897[20]1926[21]1939[21]1959[22]1970[23]1979[24]1989[25]2002[26]2010[27]
8 714~14 80014 04119 741~23 80059 98191 600159 800255 481373 650482 916543 006518 437517 137

Милли состав (2002): руслар — 92,6%, мордва — 2,3%, татарлар — 2,1%, украиннар — 1,1%.[28]

Эчке бүленеш

Пенза шәһәре 4 административ районга бүленгән:

  1. Тимер юл районы
  2. Ленин районы
  3. Октябрь районы
  4. Беренче Май районы

Икътисад

Үзендә җитештерелгән йөкләнгән таварлар, хезмәт күрсәтүләр һәм эшләнгән эшләр күләме зур оешмалар гына буенча 2010 елга 44,34 млрд сум тәшкил иткән.

Транспорт

Тимер юл Пензага 1874 елда килә (СызранВязьма сызыгы). Хәзерге вакытта Пенза — эре тимер юл төене.

Шәһәр аша яки шәһәр янында М5 «Урал» (МәскәүРязань — Пенза — СамарУфаЧиләбе), Р208 (Тамбов — Пенза), Р158 (Түбән НовгородСаранск — Пенза — Саратов) автоюллар баралар.

Шәһәрнең көньяк өлешендә «Терновка» аэропорты урнаша

Пенза вокзаллары
Thumb
Thumb
Thumb
Аэропорт Тимер юл вокзалы (Пенза I станциясе) Автовокзал
Remove ads

Кардәш шәһәрләр

Танылган шәхесләр

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads