Фәрзәнә Акбулатова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Акбулатова Фәрзәнә Фатыйх кызы (1 февраль 1960 ел) — язучы, журналист. Россиянең һәм Башкортстанның Журналистлар (1999) һәм Язучылар (1995) союзлары әгъзасы, Шәйехзада Бабич исемендәге дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты, Башкортстан Республикасының атказанган мәтбугать һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2003).

Кыска фактлар Фәрзәнә Акбулатова, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Фәрзәнә Фатих кызы Акбулатова 1960 елның 1 февралендә Башкорт АССР-ының (1992 елның 25 февраленнән Башкортстан Республикасы[1]) Хәйбулла районы Үрнәк авылында туган.

Галиәхмәт урта мәктәбеннән соң Уфадагы 2-нче педагогия училищесының нәфис-графика бүлегендә укый.

1987 елда Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлагач, «Башкортстан» гәзите редакциясенә эшкә кайта.

1991 елда Башкортстан телерадиокомпаниясының «Иҗат» берекмәсен чакырыла. Хәзерге вакытта «Юлдаш» радиосында мөхәррир һәм «Сәхнәгә багышланган гомер», «Әдип һәм заман» һәм башка тапшыруларны алып баручы[2].

Remove ads

Иҗаты

Фәрзәнә Акбулатованың «Әти икмәге», «Зәңгәр карлар» исемле һәм башка китаплары дөнья күрә. Тәүгесендә хикәяләр тупланган булса, әдипнең икенче җыентыгында «Корбанлык яки гади генә алыш-биреш», «Тәгәрмәч кала яки дөнья көндеге» дигән хыялый повестьлар һәм яңа хикәяләре урын алган. «Әти икмәге» китабы өчен аңа 1995 елда Башкортстан Республикасының Шәйехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе бирелә.

  • «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 2015 елның 26 ноябрендә Уфада язучы һәм журналист Фәрзәнә Акбулатованың иҗат кичәсе була[3].
Remove ads

Китаплары

  • Атай икмәге: Хикәйәләр. — Өфө, Китап, 1993. — 144 бит.
  • Зәңгәр ҡаялар: Фантастик повесть-ҡисса, хикәйәләр. — Өфө, Китап, 1997. — 272 бит.
  • Я слушала тишину — Өфө, Китап, 1999. — бит.
  • Уның исеме — Мөхәббәт: Повестар, хикәйәләр. — Өфө, Китап, 2007. — бит.
  • Иң тәмле китап: Әкиәттәр, хикәйәләр. — Өфө, Китап, 2010. — бит.
  • Детский роман «Харис и волшебная змея». — Өфө, Китап, . — бит.
  • Неоконченная книга: Роман. — Өфө, Китап, 2011. — бит.
  • Загнанные кони: Роман. — Өфө, Китап, 2015. — бит.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Язучы вакытлы матбугатта

Чыганаклар

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)(Тикшерелгән 22 декабрь 2016)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.(рус.)
  • Ғаилә календары. 2012 йыл. Өфө, Зәйнәб Биишева исемендәге «КИТАП» нәшриәте, 2011 йыл. — ISBN 978-5-295-05271-2
Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads