Фәүзия Галиуллина
татар шагыйрәсе, публицист, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (2000), Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (2019) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Фәүзия Сәйфетдин кызы Галиуллина (Фәүзия Солтан; 01.09.1958, Олы Солтан, Балык Бистәсе районы, ТАССР, РСФСР ССРБ) — татар шагыйрәсе, публицист, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (2000),[1] Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (2019).[2][3][4]
Remove ads
Биографиясе
Фәүзия Галиуллина 1958 елның 1 сентябрендә ТАССРның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туган. Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлагач, авыл китапханәсендә эшли башлый. Бер үк вакытта читтән торып Алабуга китапханә техникумында укый.[1]
Техникумны тәмамлагач, 1981 елда гаиләсе белән Казанга күчеп килә.[1] Башта йортлар идарәсендә эшли, 1981—1986 елларда Казан микробиология фәнни-тикшеренү институтында канцелярия мөдире, 1986—1993 елларда "Спортлото"ның Урта Идел зона идарәсендә өлкән инструктор булып эшли. 1993 елдан ул «Татарстанкурорт» идарәсенең «Казан» шифаханәсендә китапханә мөдире була. Биредә эшләү дәверендә ул читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең китапханә-мәгълүмат булеген тәмамлый. 2005—2017 елларда Ф. Солтан «Ак Барс» хоккей клубы спорт базасында администратор булып эшли.[5][1] 2015 елдан пенсиядә.[1]
Remove ads
Китаплары
- «Учларымда — җиләк» (1999),
- «Үзәк өзелгән чак» (2003),
- «Баллы миләш» (2011),
- «Көзге шәфәкъ» (2018),[1]
- «Нигез сагышы»(2022).[5]
Көндәлек матбугатта басылган хикәя-парчалары һәм публицистик мәкаләләре бар.[1]
Бүләк һәм премияләре
- Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (2019).
- «Мәдәнияттагы казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2022).[1]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads