Хәлил Паша (рәссам)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Хәлил Паша (рәссам)
Remove ads

Хәлил Паша (төр. Halil Paşa) (1857 ел, Истанбул – 1939, Истанбул) – мәшһүр төрек рәссамы, Гаскәр рәссамнары буынының таныклы вәкиле. Портретлар, Истанбул, Каһирә пейзажлары һ.б. сурәтләре белән танылган.

Кыска фактлар Туу датасы:, Туу җире: ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1857 елда Истанбулның Бәйләрбәи вилаятендә дөньяга килә, гаиләсе чыгышы белән Родос җирләреннән була[1]. Бабасы Сәлим Паша, таныклы гаскәри, Әнкарада Мәктәб-и Хәрби уку йортына нигез салучыларның берсе[1].

Хәлил Паша Мөхәндисханә-и Берри-и Хөмәен (төр. Mühendishane-i Berrî-i Hümâyûnu) уку йортын (бүгенге Истамбул техник университетын) тәмамлый һәм сарай тарафларына эшкә билгеләнә, хәрби уку йортларында рәсем дәресләрен алып бара. Гозер-үтенечләре белән атасын аны Париж шәһәренә укырга җибәрергә күндерә[2]. 1889 елда бер сурәте өчен Париж халыкара күргәзмәсендә(рус.)медаль белән бүләкләнә.

Төркиягә кайту белән янәдән хәрби уку йортларында рәсем дәресләрен бирә башлый. 1906 елда Мәктәб-и Хәрби сафларына укытырга чакырыла һәм "Паша" дәрәҗәсенә лаек була[3]. Төркиядә икенче конституция дәвере башлану белән рәссамның дәрәҗәсе төшерелә, ул полковник буларак отставкага чыга һәм бар дәрте белән иҗатка бирелә.[3] Рәссам шәкертләре арасында Мөфидә Кадри, тарихка беренче хатын-кыз рәссам буларак кергән шәхес.

Соңрак Сәнәгый-и Нәфисә Мәктәб-и Алиси (төр. Sanayi-i Nefise Mekteb-i Alisi) уку йортында (бүгенге Мимар Сисан гүзәл сәнгатьләр университетында) укыта, 1917-1918 елларда аның белән җитәкчелек итә. 1914 елда Төркиядә Бәйсезлек өчен сугыш башлануы белән Мисырга Габбас Хәлим Паша тарафыннан чакырыла. Хәлил Паша "Мисыр сарайларына сурәтләре белән ямь кертүче" буларак таныла.[2]

1939 елның 20 августында Истанбулның Бәйләрбәи вилаятендә дөнья куя.[1][3]

Remove ads

Гаиләсе

Хәлил Пашаның өч улы булган. Өлкән улы Сәлим элекке Мисырның Шивекарь патшабикәсен хатынлыкка алган һәм Франциядә сәүдә белән шөгыльләнгән; уртанчы улы Хәлим Бәй яшьли вафат булган; кече улы Гали Хәлил Бәй, Парижда рәсем сәнгате буенча белем алган һәм укытучы буларак хезмәт иткән.[2]

Иҗаты

Хәлил Паша иҗаты белгечләр тарафыннан ике дәвергә бүленә. Беренчесе реалистик һәм классик стиль юнәлешендә иҗат ителгән хезмәтләрдән, икенчече импрессионистик юнәлештә башкарылган хезмәтләрдән гыйбарәт.[3] "Мадам Х" сурәте белән рәссам Париж күргәзмәләренең берсендә бакыр медаль яулый[3].

Төрек кыл каләм сәнгатендә беренче булып яктылык төшү кануннарын өйрәнә һәм үзенең даһи сурәтләрен иҗат итә.[3]

Галерея

Хәлил Пашаның Истанбулда Сакып Сабанҗы музеенда сакланган кайбер әсәрләре түбәндә китерелә:

Чыганаклар

Искәрмәләр

Шулай да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads