Каһирә
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Каһирә (tat.lat. Qahirä, гарәп. القاهرة, әл-Каһирә — «җиңелмәс») — Мисырның башкаласы һәм Африкадагы иң зур шәһәр.
Remove ads
Тарих
Каһирә урнашкан җирдә кешеләр бик борынгыдан бирле яшиләр. Каһирәнең нигезләнүенә кадәр аның чикләрендә һәм якыннырында күпсанлы торак пунктлар урнаша. Борынгы Мисыр заманында ерак түгел Мемфис шәһәре, Рум империясе тарафыннан яулап алынгач, ул әһәмиятен югалта төшә, һәм бу җирләрдә римлылар Вавилон кальгасын күтәрәләр.
Гарәп яулап алуларыннан соң гарәпләр 642 елда хәзерге шәһәрдән төньяктарак Фустат шәһәренә нигез салалар. Аның хәрабәләрен бүгенге көндә дә Каһирәдә күреп була.
- 969 ел — Фатыймиләр тарафыннан Мисырның яулап алынуы. Каһирәгә нигез салына.
- 972 ел — әл-Әзһәр университетының төзелүе.
- 996 — 1021 — Фатыйми хәлифәсе әл-Хәкимнең идарәсе. Шәһәрдә зур төзелешлшр алып барыла.
- 1176 ел — Сәлахетдин Каһирә ныгытмасын төзи.
- 1250 ел — Мәмлүкләрнең Мисырны яулап алуы һәм Каһирәне үз башкалалары буларак игълан итүләре.
- 1302 ел — Каһирәдә җир тетрәү.
- 1517 — 1914 — Мисыр Госманлы дәүләте эчендә. Аның белән төрек пашалары идарә итә.
Remove ads
Кардәш шәһәрләр
Remove ads
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads