Чакматаш

From Wikipedia, the free encyclopedia

Чакматаш
Remove ads

Чакматаш — минерал. Кварцтан, халцедоннан, сирәк кенә опалдан тора. Шулай ук составында тау токымнарындагы кристаллик һәм аморф кремнезем (SiO2) була.

Кыска фактлар Чакматаш, Материал төре ...
Thumb
Чакматаш
Thumb
Буй-буй төсле чакматаш
Thumb
Соңгы палеолит чорындагы чакматаш очлык

Төсе

Төсе соргылт-сорыдан башланып карага кадәр үзгәрә. Еш кына чакматашны тимер һәм марганец окиселлары бер-берсенә салмак кына күчүче төрле төсләргә кертә.

Ясалышы

Чакматаш утырмаларның диагенезы, тау токымнарының катагенезы һәм ашалулары нәтиҗәсендә хасил була. Табигатьтә конкрецияләр, төерләр, пластлар рәвешендә еш очрый. Күпчелек очракта известьташлар һәм язу акбуры арасында очрый.

Физик-химик үзлекләре

Моос буенча чакматашның катылыгы — 7. Чакматаш пыяланы тырный. Тыгызлыгы — 2,6 г/см3.

Кулланылышы

Бик каты һәм нык булуы сәбәпле, борынгы заманнардан башлап, төрле кораллар ясауда файдаланылган. Борынгы кеше тарафыннан корал һәм көнкүреш әйберләре (ук башлары, пычаклар һәм башкалар) ясау өчен кулланылган. Чакматаш кыйпылчыкларын бер–берсенә бәреп, ут чыгарганнар[1].

Урта гасырларда чакматаш ут алу өчен җайланмаларда кулланылган. Соңрак утлы корал йозаклары ясаганда кулланыла.

Хәзерге вакытта чагыштырмача арзан, әмма кайчагында, рәсеменең оригинальлеге очрагында, кыйммәт торучы, инкрустация һәм зур вставкалар өчен кул эшләнмәләре ташы буларак кулланыла. Шулай ук коллекция өчен материал була ала. Сәнгать эшләнмәләренең (мәсәлән, өсте ялтыратылган кисемнәрдә) состав өлеше буларак кулланыла.

Remove ads

Сүзнең этимологиясе

Гомуми төрки «чақ-у» — «очкын чыгару» сүзеннән алынган. Борынгы гомуми төрки телдә Чақ — тиз генә сугу, яшен яшьнәү, чагу [2].

Моны да карагыз

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads