Шакир Янбаев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Шакир Янбаев (Шакир Махиян улы Янбаев, баш. Шакир Мәхийән улы Янбаев) – язучы. Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1925 елның 29 ноябренда БАССР Җылаер кантоны (хәзерге Күгәрчен районы) Бикбулат авылында туган. Уфада музыка училищесын (1952), Мәскәүдә әдәбият институтын (1957) тәмамлый. Морак мәктәбенең 10- сыйныфыннан Совет Армиясенә алына.
Бөек Ватан сугышында
Бөек Ватан сугышында хәрби машина йөртүче булып катнаша. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Сугыштан соң, Күгәрчен районы мәктәпләрендә укыта. Студент чагыннан Уфада радиокомитетта диктор (1950-1952) һәм мөхәррир булып эшли башлый. «Агыйдел» журналында баш мөхәррир урынбасары (1968-1978).
Иҗаты

Ш. Янбаев - үзенчәлекле хикәя остасы, әсәрләрендә замандашының мавыктыргыч образларын тудырды. Беренче китабы – «Үләндәге чыклар» (1966). «Яшәү согы» (1971), «Җирем-җиде кат» (1972), «Кемне генә җир күтәрми» (2000) исемле хикәя һәм повестьлар җыентыкларын бастырды. Геологлар турында «Зәңгәр чатыр» (1976), ГРЭС төзелешенең авыл халкына тәэсире турында «Бүә буйкайлары сары тал» (1987) романнарын язды.
2007 елда Казанда «Диңгез акчарлагы» китабы нәшер ителде.[1]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1972)
Әдәбият
1. Г. Әпсәләмов. Мәхәббәт-дөнья яме. «Агыйдел», 1971, № 10.
2. Х. Гыйләҗев. «Зәңгәр чатыр» романына йомгаклау сүзе. Уфа, 1983.
Чыганаклар
Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)
Сылтамалар
- Башкортстан (белешмәлек) 2016 елның 5 март көнендә архивланган(рус.)
- Күгәрчен район китапханәсе
- БР әдәби картасы
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads

