Шакур
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Шакур (кыскартылган: ШАгыйрь КУРбанов, чын исеме Алмаз Корбанов) — рэп жанрында җырлар башкаручы татар җырчысы.
Remove ads
Тормыш юлы
Алмаз 1985 елның 29 мартында Казан шәһәрендә дөньяга килә.
Алмаз Корбанов 18 гимназиядән тыш ике югары уку йортын да тәмамлый: 2007 елда Иҗтимагый Белем бирү Академиясен (элекеге Казан Иҗтимагый Юридик Институт) һәм 2008 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм Муниципаль берәмлекләр белән идарә итү Академиясен.
Татар эстрадасына Шакур ялгыш кына кереп китә. Моңа кадәр ул рус рэпы белән шөгыльләнә һәм «Барс-Медиа» студиясенә үзенең бер җырын яздыру өчен килә. Җыр яздыручылар белән аралашып торганда, ул бер татар башкаручысының җырын рэп стилендә җырлап, пародия күрсәтә. Шул вакытны студиягә Фәрит Таишев очраклы кереп, Шакурга татар рэпы язып карарга тәкъдим итә.
2005 елда Шакур «Йолдызлар Фабрикасы»нда катнаша.
Шакурны татар эстрадасында «Дөнья тукта» җыры таныта, 2007 елда аңа клип төшерелә.
Remove ads
Альбомнар
Шулай ук карагыз
Чыганаклар
- «Күрше» сайтында Шакур
- Шакур сәхнәдән китәме?(үле сылтама)
- Я нужен для показухи? Абсурд! 2008 елның 9 декабрь көнендә архивланган. (рус.)
- Татар эстрадасы сайтында Шакур 2011 елның 4 апрель көнендә архивланган. (рус.)
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads