Шамил Садыйков (1977)

журналист, медиаменеджер From Wikipedia, the free encyclopedia

Шамил Садыйков (1977)
Remove ads

Шамил Садыйков, Шамил Мөхәммәт улы Садыйков (Шамиль Мухаметович Садыков; 1977 елның 27 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Шәле) ― журналист һәм медиаменеджер, «Татмедиа» АҖ генераль директоры (2019 елның 12 декабреннән). Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре (2013).

Кыска фактлар Шамил Садыйков, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1977 елның 27 октябрендә Татарстан АССР Питрәч районы Шәле авылында туган[1]. Бабасы Хәмит Сабит улы Садыйков (1909―1942) Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1942 елның 4 гыйнварында госпитальдә яралардан вафат булган[2]. Әтисе Мөхәммәт Хәмит улы Садыйков ― шагыйрь, журналист, тарих укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы[3]. Әнисе Элиза (Мәрьямбикә) Сәрдәр кызы (Актаныш районы Теләкәй авылыннан[4]), Шәле урта мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшләгән, хәзер «Гайнетдин» мәдрәсәсендә өлкән абыстай[3]. Шамил мәктәптә Альберт Яхинда укыган[5]. Әтисенең сүзен тыңлап, журналистика факультетын сайлаган[5].

В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар журналистикасы факультетын «Журналистика» белгечлеге буенча тәмамлаган (2000). Ярты ел «Татарстан яшьләре» газетасында, аннары «Татарстан» ДТРКда практика үткән[5].

Remove ads

Хезмәт эшчәнлеге

1997―2000 елларда ― Казанның «Эфир» телекомпаниясе хәбәрчесе, Яңалыклар хезмәте мөхәррире.

2000―2000 елларда ― «Татарстан» ДТРК «Җиһан» баш редакциясе мөхәррире.

2000―2007 елларда ― «Казан» телерадиокомпаниясе баш мөхәррире.

2007 елда ― «Инвестнефтехим» ҖЧҖ мәгълүмат-аналитика бүлеге хәбәрчесе.

2007―2008 елларда ― Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының ММЧ һәм җәмәгатьчелек белән элемтә секретариаты мөдире.

2008―2013 елларда ― «Эфир» ҖЧҖ телевизион яңалыклар хезмәте директоры.

2013―2014 елларда ― Яр Чаллы шәһәрендә ТНТ Эфир телекомпаниясе директоры[6], «Фортуна-ТВ» ҖЧҖ башкарма директоры[7].

2015 елда ― «Эфир» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары.

2015―2016 елларда ― «ПСО «Казан» ҖЧҖ (хуҗасы Равил Җиһаншин) матбугат хезмәте җитәкчесе[8].

2016―2019 елларда ― «Татмедиа» АҖнең «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы филиалы генераль директоры. 2018 ел нәтиҗәләре буенча агентлык «Медиалогия» компаниясе әзерләгән Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары медиарейтингында 1нче урынны алган [9].

2019 елның 12 декабреннән ― «Татмедиа» АҖ генераль директоры[10][11].

2020 елдан ― Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге Югары милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбе гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы өлкән укытучысы[12]. «Заманча матбугат хезмәте» (рус. Современная пресс-служба) фәненннән укыта [13].

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шәхси тормышы

Гаиләле, өч бала тәрбияли[15]. Хатыны Актаныш районыннан[5]. Улы Данил, журналист (АиФ), КФУ гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы аспирантурасында укый (фәнни җитәкчесе фән докторы профессор Рәдиф Җамалетдинов[16].
2024 елда хаҗга барган[17].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads