Шанель Коко
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Габриэль Бонер (Коко) Шанель (фр. Gabrielle Bonheur "Coco" Chanel; 19 август 1883 ел — 10 гыйнвар 1971 ел) — француз модельеры, «Chanel» мода йортына нигез салучы һәм XX гасырда Аурупа модасына зур йогынты ясаучы. Хатын-кызлар костюмын гадиләштерүгә ярдәм иткән Шанель стиле өчен, традицион ирләр гардеробы элементларын үзләштерү һәм «зиннәтле гадилек» (le simplicité de luxe la) хас. Ул хатын-кызлар модасына билле жакет һәм кыска кара күлмәк; бизәвечләрдән чылбырлы сумка һәм эре бижутерия — беренче чиратта, зур каптырма-камелияләр һәм ясалма энҗе кертә. Аның фирмасы чыгарган «Chanel No. 5» хушбуйлары XX гасыр парфюмериясенең бестселлерына әверелә.
Remove ads
Биографиясе
Габриэль Бонер (Коко) Шанель 1883 елда Сомюр (Франция) шәһәрендә туа. Кызга 11 яшь булганда, әнисе вафат була. Габриэльгә 12 яшь тулганда, дүрт туганы белән калдырып, атасы ташлап чыгып китә; балалар берникадәр вакыт туганнарында, аннары приютта яши.
18 яшендә Габриэль киемнәр кибетенә эшкә урнаша, буш вакытында кабареда җырлый. «Ko Ko Ri Ko» һәм «Qui qu'a vu Coco» җырларын яратып башкара, шуңа күрә «Коко» кушаматын ала. Шушындый чыгышларының берсендә аны офицер Этьен Бальсан күреп кала — кыз аның янына Парижга күчә, әмма тиздән инглиз сәнәгатьчесе, дуслары арасында «Бой» кушаматлы Артур Кэйпелгә китә.
1910 елда Шанель эшләпә кибете ача — ел дәвамында ул Камбон урамындагы 31нче йортка күчә.
Шанель һәм аның ахирәте Мися Серт вафаты алдыннан Дягилевны 1929 елның 19 августында соңгы тапкыр күрүчеләр була. Аны Сан-Микеледа җирләүне дә үзләре оештыра, чөнки Дягилевның да, аның янында булган Лифарның да акчасы булмый


Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
