Шуширмә
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Шуширмә (рус. Шушерма) — Татарстан Республикасының Кайбыч муниципаль районындагы авыл. Район үзәге Олы Кайбыч авылыннан төньяк-көнчыгышка таба 13 км ераклыкта урнашкан. Борындык авыл җирлегенә керә.



Remove ads
Этимология
Тарихчы Гарәфетдинов Р.А. фикеренчә, «Шуширмә» ойконимы чуаш теленнән кергән «шыв» һәм «çырма» сүзләреннән килеп чыккан. Моны «сулы чокыр» дип тәрҗемә итәргә мөмкин.
Тарихы
Ихтимал, авыл Идел буе Болгары яшәгән чорда ук нигезләнгәндер. Татар энциклопедик сүзлегендә әлеге торак пунктның Казан ханлыгы чорыннан бирле билгеле булуы күрсәтелә. Бу авыл Иске Шуширмә(Старая Шушерьма) буларак 1645—1652 еллардагы рус язма чыгынагында теркәлгән.[1]. XVIII—XIX гасырларда рус рәсми документларында «Шушерма, Шебазово» дигән ике исем белән аталган.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3]
Халык саны
Еллар | 1782 | 1859 | 1897 | 1908 | 1920 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
Халык саны | 156[4] | 601 | 1141 | 1540 | 1236 | 867 | 671 | 435 | 440 | 490 | 423 | 318 | 274 | 254 |
Милли составы: татарлар — 100 %.
Күренекле кешеләре
Шуширмәдә туган билгеле шәхесләр:
- Тимерша Саллави — татар язучысы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе;
- Тимерша Нәҗметдинов — Дан орденының тулы кавалеры;
- Фуат Таһиров — ТАССРда Дәүләт интернациональ курчак театрын оештыручыларның берсе.
Социаль өлкә
Авылда башлангыч мәктәп бар.
Дин
Искәрмәләр
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads