Шырпы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Шырпы
Remove ads

Шырпы — башына тиз кабынып китүчән күкертле матдә буялган кечкенә генә таякчык формасындагы ут кабызу әйбере.

Шырпыны бары тик усак агачыннан гына ясыйлар. Усак шырпы тигез янып китә, тиз кабына, төтенләп янмый. Эшкәртү өчен дә уңайлы. Шырпының саламын машиналар эшли. Усак агачын "шырпы" калынлыгы итеп теләләр, аннары "шырпы" озынлыгы итеп кисәләр. Киселгән шырпы саламнарын селкенеп торучы, конуссыман төпле тартмага салалар. Алар селкенә-селкенә, бер-беренә тиеп шомаралар һәм тартма төбендәге ярык-тишектән, кирәкле размерга җиткәч, аска коелалар. Бер-берсенә орынып бары тик усак кына шулай шомара ала. Шомарган саламга янучан матдә сылыйсы гына кала.

Thumb
 
Thumb
Шырпының кабыну мизгеле
Шырпының кабыну мизгеле  
Remove ads

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads