Күкерт
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Күкерт – Менделеевның периодик таблицасының 6нчы төркемендә, 16нчы санында урнашкан химик элемент. Аның атом массасы 32,064. Күкерт сары ватылучан матдә.
S | 16 |
32,066 | |
[Ne]3s23p4 | |
Күкерт |
Remove ads
Тарихи белешмә
Күкертне бик борынгы вакытлардан бирле белгәннәр. Каһиннәр аны дини чараларда "изге тарту"га кертеп кулланганнар. Күкертне билгеле "грек уты"на да кушканнар.
Табигатьтә таралышы
Күкерт җир кабыгы массасының 0,05% ын алып тора. Ирекле килеш һәм зур микъдарда Италиядә (Сицилия) һәм АКШта бар. Шулай ук Идел буенда, Урта Азиядә, Кырымда һәм башка өлкәләрдә табу урыннары бар.
Күкерт кушылмаларда еш очрый. Аның мөһим кушылмалары: FeS2 (тимер колчеданы, яки пирит), ZnS, PbS, HgS (гипс) һ.б.
Физик һәм химик үзлекләре
Күкертнең эрүе 112-119,3 °С та (чисталыгы буенча) күзәтелә. Җылылык арткан саен, 155 °С ка кадәр күкертнең үзлелеге кими, 155-187 °С вакытта үзлелек меңнәрчә тапкыр арта. 187 °С вакытта аның үзлелеге 90 н*сек/м2 була (каты матдәләрнеке кебек үк диярлек). 187 °С тан соң җылылык арту белән үзлелек яңадан кими, һәм сыеклык хәрәкәтләнүчәнгә әверелә. 300 °С та күкерт агучан халәткә күчә, ә 444,6 °С та кайнарга тотына. Күкерт электр тогын бөтенләй үткәрми, ышкылганда тискәре корылма белән корыла. Күкерт шулай ук җылылыкны да начар үткәрә.
Күкерт җылытканда су тудыргыч белән кушыла. 6нчы төркемнең барлык вәкилләре кебек үк, күкерт тоз тудыргычлар белән дә тәэсирләшә.
Селтеләр белән тәэсирләшүе нәтиҗәсендә, сульфидлар һәм сульфитлар барлыкка килә.
Күкерт, әче тудыргыч кебек үк, алтын, агалтын, иридийдан башка, барлык металлар белән реакциягә керә, сульфидлар барлыкка килә.
Кулланылышы
Күкертнең төп кулланучысы булып химия сәнәгате тора. Табылган күкертнең яртысы тирәсе күкерт кислотасын җитештерүгә китә.
Шулай ук күкертнең зур өлешен целлюлоза, кара дары, төрле буягычлар, янучын кушылмалар җитештерүдә кулланалар.
Резина сәнәгатендә, күкертне каучукны резинага әверелдерү өчен кулланалар.
Авыл хуҗалыгында күкертле ашламалар кулланалар. Үсемлекләрнең күкерткә мохтаҗлыгы, фосфорга караганда бераз гына әзрәк.
Remove ads
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads