Шәбез
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Шәбез — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.
Почта индексы — 423752.
Remove ads
Тарих
Актаныштан 22 чакрым көнбатыштарак, көнбатыштагы Шәбез елгасы буенда урнашкан. Вакытында 18 чакрым ераклыктагы Дербешка пристанен, икмәк кабул итү пунктын, Камбарка станциясе арасын таптап яшиләр.1723 елдан мәгълүм. 1744 елда Кама аръягында да биләмәләре булуы рәсми кәгазьләрдә теркәлеп калган. 1757 елны Каракүл волостеның Пермиков авылы кешеләренә Агыйдел тамагыннан Туктар күленә кадәр араны 20 елга Апас, Кәлтәү, Семиостров, Тат. Суксу кешеләре белән оброкка бирү хакында килешү төзүдә катнашалар. Шәбез кешесе Әгъбәс Абдуллин авылдашлары Бикчәнҗәй Токаев, Аваз Бикбаусов, Батыр Байисламов, Абызай Токаев, Усман Кинзин, Нияз Апанаев, Сәгыйть Сөендеков, Сөймак Камаев белән бергә Каентүбә, Калмаш, Тат.Суксу кешеләре катнашында Сарапул өязе Вятские крестьяннарына 15 елга балык тоту өчен сулыкларын биреп тору документында тамгаларын калдырганнар.Алар Җәнәй волостенең Камбар түбәсенә караганнар, су,балык кадерен белмәгәннәр.
1870 елда мәчет, мәдрәсә була, җил тегермәненнән файдаланганнар.
“Алга” күмәк хуҗалыгы оештыралар, эреләндерү чорында язмышлары Чалманарат халкы белән тыгыз бәйләнештә бара. 2010 елда “Наратлы” ҖЧҖ кә карыйлар.
5 кеше репрессияләнә.
Бөек Ватан сугышында ил саклаучылар сафка баскан 79 яугирнең 49 ы һәлак була, хәбәрсез югала.
Remove ads
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[3]
Remove ads
Күренекле кешеләре
- Фагыйль Бариев — Хуҗалык эшлеклесе,ТРның атказанган укытучысы.
- Шәйхулла Измайлов — полковник.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads