Шәйит-Ханым Алишева

кумык шагыйрәсе From Wikipedia, the free encyclopedia

Шәйит-Ханым Алишева
Remove ads

Шәйит-Ханым Алишева, Шәйит-Ханым Арсланали кызы Алишева (ком. Шейит-Ханум Арсланалиевна Алишева; 1947 елның 10 феврале, СССР, РСФСР, Дагстан АССР, Хасавюрт районы, Бамматюрт ― 2024 елның 18 декабре, РФ, Дагстан, Махачкала) ― кумык шагыйрәсе, тәрҗемәче һәм публицист, 1982 елдан СССР Язучылар берлеге, 1992 елдан Россия Журналистлар берлеге әгъзасы. Дагстан халык шагыйре (2013), республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, Дагстан Республикасының Р. Гамзатов исемендәге Дәүләт әдәби премиясе лауреаты[1].

Кыска фактлар Шәйит-Ханым Алишева, Тугач бирелгән исеме: ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Кыска фактлар Тышкы рәсемнәр ...

«Ак кәгазь бите»

Ап-ак кәгазь бите алып
Утырам мин язарга.
Рәхәтлек биреп җаныма
Сүзләр төшәр аңарга.
Кыштырдый кәгазь алдымда,
Бозып күңелем тынлыгын.
Әйтерсең саклап утырам
Җанымның чик сызыгын.
Ак кәгазь – минем эш кырым,
Урган һәм суккан җирем.
Кызу челләдә, суыкта
Шул кырга тама тирем.
Күренә ул миңа ап-ак
Чик полосасы булып.
Ята ул минем алдымда,
Ак юл кебек сузылып.
Утырам кәгазь алдында,
Тын алырга да өркеп.
Көтмәгәндә шунда бөтен
Тауларны тетрәтеп,
Ату булып яңгырады
Тынлыкны ярып сүзем.
Көн дә шулай ак кәгазем
Тетрәтсен дөнья йөзен![2]
Рафис Корбан тәрҗемәсе

1947 елның 10 февралендә Дагстан АССР Хасавюрт районы[d] Бамматюрт авылында туган. Кумык милләтеннән. Биш яшендә гаиләсе Тарки авылына кайткан[3]. Сигезьеллык мәктәпне Таркида тәмамлаган.

Буйнакскида хатын-кызлар педучилищесында һәм Мәскәүдә А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтында (Лев Ошанин[d] семинары) укыган (татар шагыйре Разил Вәлиев белән бер төркемдә).

1968 елдан 1973 елга кадәр ― «Мосфильм» киностудиясендә тәрҗемәче. Балалар бакчасында тәрбияче, Дагстан Язучылар берлегендә китапханәче, «Женщина Дагестана» («Дагъыстанлы къатын») журналының кумык чыгарылышы мөхәррире, «Соколенок» («Къарчыгъа») журналының кумык чыгарылышы мөхәррире булып эшләгән[4].

Дагстан Язучылар берлеге (Россия Язучылар берлегенең төбәк бүлеге) идарәсе сәркатибе, кумык язучылары секциясе җитәкчесе булган.

«Тенглик» кумык халык хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе һәм рәис урынбасары һәм «Умай» кумык хатын-кызлар лигасы рәисе.

Төрки халыкларның күп кенә съездларында һәм хатын-кызлар конгрессларында, шулай ук төрки халыклар шигърияте халыкара конгрессларында: Казанда (1990), Әнкарада (Төркия, 1993), Бакуда (Азәрбайҗан, 1997), Страсбургта (Франция, 2003) катнашкан.

2024 елның 18 декабрендә Махачкалада вафат булган[5].

Remove ads

Иҗаты

Беренче шигырь җыентыклары 1961 елда «Ленин юлы» республика кумык газетасында, соңрак «Дуслык» альманахының кумык чыгарылышында һәм «Чира», «Соцветие» һәм башка күмәк җыентыкларда басылып чыккан.

Иҗатына метафорик образлылык, энергияле ритм һәм рухи үтә күренмәлелек хас. Аның дөньяны үз күзаллавы, тормышта үз позициясе бар. Шигъриятендә төп урынны фәлсәфә, лирика һәм гражданлык мотивлары алып тора.

1975 елда Дагстан китап нәшриятында (ДКН) аның «Тепло ладони» (Кул җылысы) исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күргән. Республика нәшриятларында аның шигъри җыентыклары басылып чыккан: «Песня в дороге» (ДКН, 1981), «Качели» (Дагучпедгиз, 1984), «Я танцую» (ДКН, 1986), «Плачь, люби, вспоминай» (ДКН, 1996).

1984 елда Мәскәүдә «Современник» нәшриятында аның рус телендә «Звездное эхо» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күргән. 1987 елда шул ук нәшриятта аның шигырьләре Н. Маркграф һәм О. Ермолаева тәрҗемәсендә «Горянки» җыентыгында басылып чыккан.

Балалар өчен рус телендә «Ишәккә атланып өйгә» (Домой на ослике; «Малыш», 1990) һәм «Ела, ярат, искә ал» (Плачь, люби, вспоминай; «Советский писатель», 1990) һәм кумык телендә (ДКН, 1996) чыккан шигырьләр җыентыгы авторы.

2000 елда «Соколенок» нәшриятында балалар өчен кумык телендә «Уян һәм тор» дигән китабы дөнья күргән.

2004 елда шагыйрәнең кумык телендә «И мои сказания» («Яңа көн») исемле яңа лирик китабы басылган.

Иҗатында әдәби тәрҗемәгә һәм публицистикага зур урын биргән. Кумык теленә дөнья, рус һәм Дагстан әдәбияты классикларын тәрҗемә иткән.

Шигырьләре күп кенә чит ил антологияләренә (Голландия, Төркия, Төркмәнстан һ.б.) кергән. Аның иҗаты буенча Төркия һәм Дагстан әдәбиятчылары тарафыннан диссертацияләр язылган һәм якланган.

Шагыйрәнең әсәрләре дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән һәм чит илләрдә күп тапкырлар басылып чыккан. «Казан утлары» журналының 2025 елның 4нче (апрель) санында (145―147нче битләр) Рафис Корбан тәрҗемәсендә шигырьләре татар телендә басылган.

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2013 ― Дагстан халык шагыйре[6]

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads