Шәйхелислам

исламда югары вазифаи зат From Wikipedia, the free encyclopedia

Шәйхелислам
Remove ads

Шәйхелислам, Шәех әл-Ислам (гарәп. شيخ الإسلام ― дини кануннарны аңлатып бирүче, исламда баш кеше) [2] ― мөселман дәүләтләрендә Ислам мәсьәләләре буенча иң югары вазыйфаи затның титулы. Ул Ислам хокук белемен (фикһ) җентекләп белгән һәм элек аңлатылмаган очракларга карата дини нормаларны куллана алган әйдәп баручы дин әһелләренә бирелгән. Шулай ук шәйхелислам өммәт каршында мораль яктан абруйлы булырга тиеш.

Кыска фактлар Шәйхелислам, Мәдәният ...
Thumb
«Шәйхелислам» сүзе төрле телләрдә
Thumb
шәйхелислам Габдуллаһ әл-Әнсари (1006―1089)
Thumb
Кавказ мөселманнары идарәcе рәисе шәйхелислам Аллаһшүкүр Һүммәт оглы Пашазадә

Кайбер ислам җәмгыятьләрендә шәйхелислам титулы югары судья (югары казый) вазыйфасын билгеләгән.

Remove ads

Тарих

Госман дәүләтендә шәйхелислам ― ислам руханилары башлыгының титулы, Истанбулның баш мөфтие. Ул солтанның баш вәзире дәрәҗәсендә исәпләнгән, солтанның иң мөһим фәрманнарына ризалыгын биргән. Госман империясендә шәйхелисламның сөнни милләт башлыгы булуын грек Константинополь Патриархының(рус.) рум милләте башлыгы булуы белән тиңләргә мөмкин.

Беренче тапкыр бу вазифа Мөхәммәд II тарафыннан 1453 елда, Константинопольне яулап алгач, кертелә [3].

Мостафа Кемаль Ататөрек инициативасы белән Төркиянең Бөек Милләт мәҗлесе(рус.) чакырылганнан соң, 1920 елда, абруйлы шәйхелисламнар институты Дин эшләре буенча комитетка (төр. Diyanet İşleri Başkanlığı) урынын бирә.

1924 елда Төркия Республикасы хөкүмәте шәйхелислам титулын бетергән.

Remove ads

Хәзерге заман

Thumb
Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Югары мөфти шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин

1980 елда Аллаһшүкүр Һүммәт оглы Пашазадә(рус.) Кавказ арты мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе итеп билгеләнә һәм шәйхелислам титулын ала. 2003 елда Кавказ мөселманнарының XI съездында гомерлек шәйхелислам итеп сайлана [4].

1989 елның декабрендә Мәскәүдә мөфти Тәлгать Таҗетдинга шәйхелислам титулы бирелгән [5].

Remove ads

Шәйхелисламнар исемлеге

  • Борһанетдин әл-Мәргылани
  • Гыйзетдин ибн Габдессәлам
  • Зәкәрия әл-Әнсари
  • Әбу Габдуллаһ әл-Куртуби
  • Габдуллаһ әл-Әнсари
  • Әбу Исхак әш-Ширази
  • Ибн Һаҗәр әл-Хайтами
  • Мөхеддин ән-Нәвәви
  • Габделкәрим әл-Кушайри
  • Таҗеддин әс-Сөбки
  • Ибн Хәҗәр әл-Гаскаләни
  • Әбу Бәкер әл-Бәйһаки
  • Ибн Тәймия

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads