Элизабет Робоз Эйнштейн
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Элизабет Робоз Эйнштейн (ингл. Elizabeth Roboz Einstein; 11 апрель 1904, Орэштие, Хунедоара — 9 гыйнвар 1995, Беркли (Калифорния) — биохимик һәм нейробиолог, нейрохимия өлкәсендә пионер[1]; төп миелин аксымы аерылуда һәм аның таркау склероз үсешендәге ролен карау буенча билгеле.
Remove ads
Биографиясе
Элизабет Робоз 1904 елда Сасварош шәһәренең (мадьярса Szászváros, Венгрия корольлеге; хәзерге вакытта — Орэштие, Румыния) баш раввины гаиләсендә туган. Әнисе үлгәннән соң, әтисе гаиләне Венгриянең Ньиредьхаза шәһәренә күчереп алып килә[2].
Будапешт университетына яһүдләрне кабул итүгә чикләүләр кертү аркасында Робоз Вена университетына укырга керә, аны 1928 елда органик химия буенча отличие белән тәмамлый. Венгрияга кайтканнан соң дәрәҗәне дөресләү өчен имтиханнарны яңадан бирергә мәҗбүр була.
Студент буларак, үсемлекләрнең биохимиясен өйрәнә. Аннары, инде Венгрияда, венгр авыл хуҗалыгы фирмасында үсемлек нутрициологиясе буенча лабораториягә нигез сала[3].
1940 елда антисемит кәефләр арту сәбәпле Робоз Венгриянан АКШ-ка авыл хуҗалыгы белгече буларак виза белән күченә[4].
Элизабет Робоз 1959 елда данлыклы Альберт Эйнштейнның өлкән улы Ганс Альберт Эйнштейнга (1904-1973) кияүгә чыга. Иренең вафатынан соң аның биографиясен яза һәм 1991 елда аны бастырып чыгара[5].
Робозның академик карьерасы 1942 елда Калифорния технология институтының гыйльми хезмәткәре буларак башлана, анда Арье Жан Хаген-Смит белән эшли. Соңыннан ул Вайоминг университетында, Инженер көллиятендә, Стэнфорд университетында һәм Стэнфорд университетының азык-түлек тикшерү лабораториясендә эшли[6][7]
1952 елда Элизабет Робоз Джорджтаун университетына күчә, анда студент-медикларны укыта. Нәкъ шушы вакытта ул таркау склероз белән кызыксына[8].
Ул 1958 елда Стэнфорд университетына кайта, анда Кошландның яңа нейрохимия лабораториясен җитәкли[9]..
1959 елда Сан-Францискода Калифорния университетына һәм соңыннан Берклида Калифорния университетына күчә[10].
Эшләренең күп өлешен Психик сәламәтлек милли институтының клиник лабораториясендә тикшеренүдә белән шөгелләнгән Сәламәтлек саклауның милли институтлары аша АКШ хөкүмәте хуплый[11].
Элизабет Робоз Эйнштейн Америка химия җәмгыйәтенең, Эксперименталь биология һәм медицина җәмгыйәтенең һәм Америка неврология җәмгыйәтенең әгъзасы була. 1957 елда ул Мейнард Коэн һәм Дональд Б.Тауэр белән бергә нейрохимия бүлеген оештыра[12][13].
Remove ads
Тикшеренүләре
Элизабет Робоз Эйнштейн Кэриан Киз белән бергә эксперименталь аутоиммун энцефаломиелит вакытында таркау склерозны һәм башка демиелинизацияләүче чирләрне өйрәнү өчен шарт модельләштерүче миелинның төп аксымын антиген буларак билгели[14]. Тикшеренүләргә кадәр галимгә иммун яуапка тап нинди сәбәп торуы билгесез була[15]. Бу ачыш антигеннарны даирәсен тарайтырга һәм һәм авыруга дучар булганда иммунотерапия потенциаль мөмкинлекләрен тикшерергә мөмкинлек бирә[16].
1968 елда Робоз Эйнштейн таркау склерозның Милли йәмгиәтенә грант ала, ул Сан-Францискода Калифорния университетындагы коллегалары белән ары тикшерүгә юнәлтелә.Шулай ук аның иммуноглобулин һәм арка җилегендәге сыеклыкта гликопептид кимәлен үлчәү ысулларын эшли һәм аларның үзгәрешен чирләргә нинди йогынты ясавын өйрәнә[17].
1961 елдан 1962 елга кадәр Робоз Эйнштейн Бангкок университетында SEATO стипендиаты була [18] һәм Пастерның Бангкок университетында котырудан вакцинациядән соң энцефаломиелитны өйрәнү буенча эзләнү үткәрә[19]. Шулай ук Сан-Францискодагы Калифорния университетында ул нерв тукымаларының аксымын тикшерүне җитәкли[20], ә Беркли шәһәрендәге Калифорния университетында миелиногенез процесына тиреоид гормоннарының йогынтысын өйрәнүдә катнаша, бу ары яңа туган сабыйлар, гипотиреоз белән яфаланучылар өчен гормональ алмаштыручы терапия эшләргә мөмкинлек бирә[21].
Remove ads
Аерым басмалары
- Эйнштейн, Э. Р. Белки мозга и спинномозговой жидкости в норме и патологии = Proteins of the brain and CSF in health and disease / пер. с англ. Н.А. Габеловой, Е.Б. Кофмана. — М.: Мир, 1988. — 278 с. — ISBN 5-03-001283-4.
- Elizabeth Roboz Einstein. The Isolation From Bovine Spinal Cord Of A Homogeneous Protein With Encephalitogenic Activity
- Elizabeth Roboz Einstein. The Isolation From Bovine Spinal Cord Of A Homogeneous Protein With Encephalitogenic Activity
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads