Эрзя

From Wikipedia, the free encyclopedia

Эрзя
Remove ads

Эрзялар (эрз. эрзят, мукш. эрзят) — фин-угыр халкы. Телләре буенча якын мукшы халкы белән бергә мордва халкын тәшкил итә.

Кыска фактлар Үз аталышы, гомуми сан ...
Thumb
Эрзә милли байрагы
Remove ads

Этимология һәм тарих

Эрзя халкы мукшылардан төньяк-көнбатышта яшәгән булалар. 961 елда арта, ариса Хәзәр каһаны Йосыф тарафыннан аңа салым түләүче халык буларак искә алына. Кайбер белгечләр аларны эрзя белән бәйлиләр.

Шулай ук Arsaja (Ersaja) халкы турында X гасырда Ибне Хәүкәл искә алып китә. Ләкин бу халык фин-угыр халкы буларак түгел, ә русларның бер төркеме буларак карала.

Эрзя турында (арджаннар) мукшылар белән беррәттән XIV гасыр башында фарсы галиме Рәшид-әд-дин хәбәр итә; Ногай бәке Йосыф Мәскәүгә җибәрелгән хатта «рзяннар» турында яза.

1237 елда монголлардан бәйлелеген таныган мукшылардан аермалы буларак, эрзәләр төньяктагы урманнарга китәләр һәм монгол гаскәрләренә каршылык күрсәтәләр.

Remove ads

Диннәре

Эрзяларның күбесе христиан булса да, кайберләре борынгы бабаларының диненә кайта бара. Һәр елны июльдә эрзя халкының борынгы дини-гыйбадәт бәйрәме – Раськен Озкс уза. Ул бәйрәмне Рус праваслау чиркәве үз вакытында тыйган булган. Бу бәйрәм үзенең чын мәгънәсендә соңгы тапкыр 1629 елда үткәрелгән булган. 1990 елларда эрзя халкы ул бәйрәмне торгызган. Мордовия хакимиятләре Раськен Озксны гади бер фольклор бәйрәменә әйләндерергә тырыша, ә праваслау чиркәү хезмәткәрләре армый-талмый бәйрәм оештыручыларны мәҗүсилектә гаепли. Әмма Раськен Озксны үткәрүче эрзялар үзләрен мәҗүси дип танымый, чөнки алар Алланың берлегенә ышаналар һәм Алланы үзләренчә “Инешкипаз”, яисә кыска гына “Паз” дип атыйлар. Алладан ярдәм сораганда алар шулай әйтә: “Паз чангодть, Паз чангодть”.[2]

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads