Эстлар

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Э́стлар (лат. Aesti) — көнбатыш Европа чыганакларында бүгенге Эстония территориясендә Урта гасырларда яшәгән халыкның аталышы. Борынгы рус чыганакларында бу атамага «чудь» атамасы туры килә.

Кыска фактлар яшәү җире, Теле ...

Эстониянең иң борынгы халкы

Эстония территориясендәге иң борынгы табылдыклар булып Пулли һәм Кунда торакларын казу вакытында табылган һәм кунда археологик мәдәниятенә караучы табылдыклар булып тора. Аларга алмашка нарв мәдәнияте килә. Ни тегесенең, ни монысының кайсы этнос вәкиле булулары билгеле түгел.

Aestii

Aestii Висла янында яшәүче халык буларак Тацитның «Германия» әсәрендә искә алына.

Аның әсәрендә тасвирланганча, Aestii ул гәрәбә җыеп Рим империясе белән Гәрәбә юлы буенча сәүдә итүче прусс кабиләләренең берсе була.

Урта гасыр эстлары

Thumb
Эстониянең тарихи өлкәләре

Урта гасыр эстлары турында мәгълүмат XIII гасыр ливон хроникаларында искә алыналар. Борынгы латин язучыларыннан калган атаманы урта гасыр язучылары ялгышып аны «көнчыгыш» (ост) сүзеннән барлыкка килгән дип исәпләгәннәр (ягъни «Көнчыгыш җир» — Эстланд).

XIX гасырда хәзерге заман эстоннары бу терминны үзатамалары буларак алалар. Аңа кадәр алар үзләрен «маарахвас» (эст. maarahvas, сүзгә-сүз «җир халкы») дип атап йөрткәннәр.

Тышкы сылтамалар

Эсты // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads