Эстон Совет Социалистик Республикасы

СССР республикасы From Wikipedia, the free encyclopedia

Эстон Совет Социалистик Республикасы
Remove ads

Эстон Совет Социалистик Республикасы (эст. Eesti Nõukogude Sotsialistlik Vabariik, рус. Эстонская Советская Социалистическая Республика) — ССРБ республикаларының берсе.

Кыска фактлар

Башкаласы Таллин шәһәрендә урнашкан.

Remove ads

Тарих

ЭССР 1940 елның 17 июлендәге совет гаскәрләренең бәреп керүе һәм курчак (марионетик) хөкүмәт төзү нәтиҗәсендә 1940 елның 21 июлендә Эстон Республикасы территориясендә барлыкка килгән. Шуннан соң ул 1940 елның 9 августында ССРБ составына кабул ителгән. 1941–1944 елларда ЭССР территориясе Өченче рейх тарафыннан оккупацияләнгән булган.

Күпчелек дәүләтләр Эстониянең ССРБ составына кертелүен танымаган; ЭССР хөкүмәте исә де-факто рәвештә яки тулысынча танымалган булган. Кайбер Европа дәүләтләре Эстон Республикасы исеменнән эшләгән дипломатларны тануын дәвам иткәннәр. Шул танымау сәясәте «юридик рәвештә 1940–1991 еллардагы оккупациясе дәверендә Эстон Республикасы бәйсез дәүләт булып калган» дигән хокукый дәвамчылык принсебенә этәргеч бирде.

1988 елның 16 ноябрендә Эстон ССР, Советлар Берлеге республикаларыннан беренче булып, суверенитет турында декларациясен кабул итә. 1990 елның 30 мартында ЭССР Югары шурасы бәйсезлеккә ирешкәнгә кадәр күчеш (переходный) периодын игълан иткән. Шул ук елның 8 маенда республика исеме Эстон Республикасына алыштырыла. 1991 елның 20 августында бәйсезлек игълан ителә.

Remove ads

Халык

1959[2]1970[3]1979[4]1989[1]
1 196 791 1 356 079 1 465 799 1 572 916

Милли состав (1989): эстоннар — 61,5 %, руслар — 30,3 %, украиннар — 3,1 %, беларуслар — 1,8 %, финнар — 1,1 %.

Идарә-җир төзелеше

1987 елда Эстон Совет Социалистик Республикасы эченә 15 район кергән[5].

Хакимият

Подробнее ЭКП ҮК беренче сәркәтпләре, ЭССР Югары Шурасы рәисләре ...
Remove ads

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads