Юлия Гаген-Шварц

From Wikipedia, the free encyclopedia

Юлия Гаген-Шварц
Remove ads

Юлия Вильгельмина Эмилия Гаген-Шварц (алман. Julie Wilhelmine Emilie Hagen-Schwarz; 1824 елның 27 октябре, Прангли, Эстләндия губернасы, Россия империясе1902 елның 20 октябре, Юрьев, Лифләндия губернасы, Россия империясе) — Россия империясенең рәссамы-портретчы[3]. XIX гасырның Көнбатыш-Аурупа сәнгать мәктәбе вәкиле. Рәссам Август Маттиас Хагенның олы кызы.

Кыска фактлар Юлия Гаген-Шварц, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тормыш юлы

Юлия Гаген-Шварц 1824 елның 27 октябрендә Россия империясенең Эстләндия губернасы Прангли утравында туа. Әтисе — рәссам-пейзажчы[4]. Иртә рәсем ясау белән кызыксына башлый һәм әтисе аны укытуга бик шатланып алына. Гимназияне тәмамлап, Дерпт университеты каршындагы рәсем мәктәбенә укырга керә, ул вакытта аны әтисе җитәкли. Әтисеннән аермалы буларак, Юлия портрет рәсеме белән мавыга.

Мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң Стефан фон Вильбуа исемле университет стипендиясен ала һәм 1848 елда өч елга Алманияга укырга китә. Дрезденда Христиан Фридрих Гоннеда укый, ә аннары Мюнхенда укуын Иоганн Мориц Ругендас остаханәсендә дәвам итә[5].

Өч елдан соң Юлия Дерптка кайта. Тиздән чит илгә бару өчен яңа грант ала, аңа Италиядә укуларын өч еллык дәвам итү хокукы белән император Николай I исемле стипендиясе бирелә. Юлия танылган немец жанр рәссамы һәм портретчы Август Ридель остаханәсендә укый.

1854 елда Юлия Ливонигә кайта[6]. Тиздән танылган астроном Людвиг Шварцка кияүгә чыга.

Туйдан соң Юлия ире белән бергә Рус география җәмгыятенең озак вакытлы экспедициясенә китә. 1858 елда (экспедициядән кайткан елда) Юлия Гаген-Шварц Санкт-Петербург сәнгать академиясе әгъзасы итеп сайланган беренче хатын-кыз була.

Юлия Гаген-Шварц Дерптта вафат була. Иске лютеран зиратында әтисе һәм ире янында җирләнгән.

Remove ads

Гаилә

  • Әнисе Иоганн ур. фон Паумгартен (1802—1885);
  • Әтисе Август Матиас Хаген (1794—1878);
  • Ире Людвиг Эдуардович Шварц (1822—1894);
  • Апасы Берта Августин фон Кербер (1832—1912).

Сайланма әсәрләр

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads