Юпитер иярченнәре

From Wikipedia, the free encyclopedia

Юпитер иярченнәре
Remove ads

Юпитер иярченнәреЮпитер планетасының табигый иярченнәре. Бүгенгесе көнгә галимнәргә планетаның 63 иярчене мәгълүм; Кояш системасы планеталары арасында бу иң зур күрсәткеч. Моннан тыш, Юпитерның боҗралар системасы да бар.

Thumb
Юпитерның Галилей иярченнәре. Юпитердан ераклашу тәртибендә сулдан уңга: Ио, Европа, Ганимед, Каллисто
Thumb
Юпитер һәм аның иң зур дүрт иярчене телескоп аша (25 см)

Басылып чыккан хезмәтләрдә иярченнәрне шулай ук Юпитер айлары дип тә атыйлар.

1610 елда Галилео Галилей, Юпитерны телескоп аша күзәткән вакытта, иң зур дүрт иярченне — Ио, Европа, Ганимед һәм Каллистоны ача. Аларны хәзер «Галилей иярченнәре» дип атыйлар. Алар якты һәм планетадан шактый ерак орбиталар буенча әйләнәләр, шуңа күрә аларны кыр бинокле аша да күрергә була. Ачышта беренчелекне шулай ук соңрак иярченнәргә грек мифларындагы исемнәрене бирүче алман астрономы Симон Мариус та дәгъвалаган.

Юпитер системасын җир өстеннән күзәтүләр сәбәпле, 1970 еллар ахырында 13 иярчен мәгълүм була. 1979 елда «Вояҗер-1» галәми аппараты, Юпитер тирәсендә очып үтү вакытында, тагын өч иярченне таба.

1999 елдан башлап, яңа буын җир өсте телескоплары аша Юпитерның тагын 47 иярчене ачыла, аларның күпчелеге 2–4 км диаметрлы.

Подробнее Номер, Исем ...
Remove ads
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads