Европа (иярчен)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Европа (иярчен)
Remove ads

Европа (бор. грек. Ἐυρώπη) — Юпитерның иярчене. Дүрт Галилей иярчене арасында иң кечкенәсе.

Кыска фактлар Европа, ... хөрмәтенә аталган ...
Thumb
Ио, Ганимед һәм Европа иярченнәре орбиталь резонансы
Thumb
Европаның Юпитер өстеннән чыгуы

Европа иярчене күбесенчә силикат токымыннан тора, үзәгендә тимер төш урнашкан.

Европа уртача радиусы 1560,8±0,5 км, Юпитерга карата һәрвакыт тик бер ягы белән борылган (синхронланган).

Өслеге бик яссы һәм боздан тора, анда бик аз кратерлар, ләкин күп ярыклар бар.

Европа котыпларында температурасы -223 С (50 К), экваторында -163 С (110 К).

Өслегенең яшьлеге һәм тигезлеге булганга күрә аның астындагы су океандагы микроскопик тереклек хакында фараз бар.

Агылыш көчләре сәбәпле шушы фараз ителгән су океан катмый, ахры. Агылыш көчләренең периодик үзгәрешләре иярченнең деформациясенә китерә һәм асты катламнарны җылыта.

Иярчендә сирәк атмосфера бар, ул күбесенчә уттуардан тора, атмосфера басымы нибары 0,1 мкПа, яки 10−12 атм тәшкил итә.

Remove ads

Ачылыш тарихы һәм атамасы

Европа Галилео Галилей тарафыннан 1610 елда үзе уйлап тапкан телескоп ярдәмендә ачыла. Шулай ук иярченне ачуны немец астрономы Симон Мариус та дәгъвалый. Ул иярченне 1609 елда күзәтә, ләкин моның белән бәйле мәгълүматларны вакытында бастырмый.

Иярченгә борынгы грек мифологиясе персонажы Европа исеме бирелә. Бу атаманы 1614 елда Симон Мариус тәкъдим итә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads