Юрий Малашенко
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Юрий Малашенко (9 февраль, 1926 ел, Горки, Оршан округы, Беларус ССР - 20 апрель,1990 ел, Омск ) - СССР Авиация сәнәгате җитәкчесе, П. И.Баранов исемендәге Омск моторлар төзү заводының генераль директоры (1976-1986), СССРның мактаулы авиатөзүчесе (1986), XI чакырылыш СССР Югары Советы депутаты (1984-1989).
Remove ads
Биография
Юрий Владимирович Малашенко 1926 елның 9 февралендә Оршан округының Горки шәһәрендә туган.
1950 елда Казан авиация институтын тәмамлый һәм П.И.Баранов исемендәге Омск моторлар төзү заводына эшкә җибәрелә һәм анда төрле вазыйфалар башкара: механик цех мастеры булып (1950-1952), цех начальнигы урынбасары (1952-1953), цех начальнигы (1953-1954), җитештерү начальнигы (1954-1960), баш инженер урынбасары (1960-1961), Крутогорск филиалы начальнигы (1961-1963), П. И.Баранов исемендәге Омск моторлар төзү заводының генераль директоры(1976-1986).
Аның җитәкчелегендә җитештерүне реконструкцияләү һәм техник яктан яңадан коралландыру эшләре башкарыла, Су-17 һәм Су-24 хәрби авиация самолетлары өчен АЛ 21-Ф3 авиация двигателен серияле чыгару үзләштерелә. Аның инициативасы буенча Омскида сыек реактив двигательләрнең беренче сынау станциясе булдырыла, һәм ул аның техник җитәкчесе була.
Юрий Малашенконың (инициативасы белән завод коллективы һәм социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары өчен хуҗалык ысулы белән торак төзү актив рәвештә башланды.
XI чакырылыш СССР Югары Советы депутаты (1984-1989).
1990 елның 20 апрелендә Омск шәһәрендә үлә.
Remove ads
Мактаулы исеме
1986 елда СССР Авиация сәнәгате министрлыгы һәм СССР Авиация сәнәгате эшчеләре профсоюзының Үзәк Комитеты Президиумы карары белән «Мактаулы авиатөзүче» күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
Бүләкләре
- Ленин ордены (1966, 1971, 1981)
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1976)
- "Хөрмәт Билгесе" ордены (1957, 1961)
- "Мактаулы авиатөзүче" күкрәк билгесе.
- СССР һәм ВДНХ медальләре
Әдәбият
- Малашенко Юрий Владимирович // Авиастроение в лицах. — М., 2008. — С. 149—150.
Сылтамалар
- Энциклопедия «Омск в лицах». — Т. 2. — С. 78
- Малашенко Юрий Владимирович. Фотоальбом «Живая нить ПАМЯТИ» 2022 елның 22 гыйнвар көнендә архивланган.
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads