Юрий Яновский
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Яновский Юрий Иванович - (1902 — 1954) — украин совет яҙучысы һәм драматургы. Өченче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1949)[3].
Remove ads
Биографиясе
Ю.И. Яновский хәлле крестьян гаиләсендә туган. Микола биш яшенә кадәр бабасы янында яшәгән. Малайның яше җиткәч, ул монастырь мәктәбенә биргән. Арытабан авыл земство мәктәбендә, Елисаветград реаль училищесында белем ала, аны алтын медаль белән тәмамлый.
1918 елда әтисе Елисаветградта йорт сатып ала. Бу ихтилал елларында болганыш китә: ай саен диярлек власть үзгәреп тора. Кан коешлар булып тора. Юрий класта оештырылган санитар дружиналарында катнаша. Бу еллардагы вакигалар язучының хәтеренә нык уелып кала, «Белгород» повестында ул шуларны сүрәтли (1927). Елисаветград реаль училищесын тәмамлаганнан соң Яновский төрле учреждениеләрдә: статистика бюросы, эшче-крестьян инспекциясе, халык мәгарифе идаралыгында хезмәт итә. 1922 елда Киев шәһәренә күченә . Ике ел Киев политехник институтының электромеханика факультетында укый: диңгез инженер булырга хыяллана. Тап бу елларда аның зур әдәбиятка юлы да башлана.
Remove ads
Башкортстанда эвакуациядә
Бөек Ватан сугышы вакытында Яновский «Украинская литература» журналы редакциясе белән бергә Өфегәэвакуацияләнгән.Башкортстанның баш каласына бу вакытта шактый украин язучылары күченә. Аларның үз Язучылар Берлеге Мәҗит Гафури йорт-музеенда, Гоголь урамында урнашкан була. Украина Язучылар Берлеге ағзалары дистәләрчә китаплар чыгара, «Фронт һәм тыл» сериясе нәшер ителә. Сугыш еллары чорында Башкортостандагы украин авылларына җиде экспедиция оештырыла. Стәрлетамак, Дәүләкән районы украиннарның авыз-тел иҗатын өйрәнү бара. Атналык моны яктыртып бара, язучыларның әсәрләрен бастыра [4].
Remove ads
Эвакуациядән кайткач
1944 елда редакция Киевка кайта. Бу вакытта язучы көтелмәгән каты тәнкиткә дучар була. Сугыш һәм сугыштан соңгы илне тергезүгә багышланган «Нюрнбергтан хатлар» (1946), «Тере су» (1947) романнарына авыр гаепләр тагыла.
Украина Коммунистлар фиркасе үзәк комитетының беренче секретаре булып Киевка яңа килгән Лазарь Каганович аны милләтчелектә, мещан-бунинча карашларда гаепли. Яновский мөхәррир вазифасыннан куыла һәм матди яктан авыр хәлдә кала.
1948 елда Яновский тагын акланырга мәҗбүр була. «Киев хикәяләре» җыентыгын чыгарып, сугыш елларында совет кешеләренең батырлыгы һәм каһарманлыгы данлый; аеруча партиянең һәм шәхсән Сталин ролен зурлавы белән гафу ителүгә ирешә. Тәүбә кабул ителә. Соңгы елларда нык тәнкиткә дучар булган «Тере су» романы өстендә эшли. Үз әсәрен гарипләндерү язучыга җиңел бирелми. Текстны ике тапкыр кыскартырга дигән боерык белән язучының вафатыннан соң гына «Тынычлык» дигән исем белән басыла 1956 ел.
1954 елда 25 февраль көне язучы вафат була. Ул Киевта җирләнгән.
Китаплары төрле илләрдә һәм телләрдә басыла.
Гаиләсе
Хатыны — театр актрисасы Жевченко Тамара Юрьевна (1908-1958).
Премияләр һәм наградалар
- өченче дәрәҗә Сталин премиясе (1949)
- Хезмәт Кызыл Байрак ордены (31.01.1939)
Истәлеге
- 1972 елда Нечаевкада Юрий Яновскийга багышланган мемориаль музей ачыла.
- Украинада « Дүрт кылыч», «Атлы» романдарынан аерым новеллалар мәктәптә уку өчен уку программасына кертелгән.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads