Яктыртучанлык

From Wikipedia, the free encyclopedia

Яктыртучанлык
Remove ads

Яктыртучанлык яки яктырту сәләтефизикада, астрономиядә кулланыла торган төшенчә.

Кыска фактлар Яктыртучанлык, Үлчәмлек ...
Thumb
NGC 4945 галактика үзәгенең гаять зур яктыртучанлыгы
Remove ads

Фотометрик яктыртучанлык

Фотометрик яктыртучанлык — берәмлекле мәйданнан таратыла торган нурланышның яктылык агымы. Кечкенә мәйданнан таратылган яктылык агымы бу мәйданга чагыштырмасына тигез:

,

биредә: dS - мәйданыннан таратыла торган dΦv — яктылык агымы.

СИ үлчәү системасында яктыртучанлык люмен/м² белән үлчәнә.

Энергетик яктыртучанлык — фотометрик яктыртучанлыкка охшаш төшенчә, тик яктылык агымы урынында нурланыш агымы кулланыла, аның үлчәү берәмлеге - Вт/м².

Remove ads

Күк җисеме яктыртучанлыгы

Күк җисеме яктыртучанлыгы (астрономия) — астрономик объект (планета, йолдыз, галактика һ.б.) тарафыннан вакыт берәмлегендә таратыла торган бар энергия. СИ үлчәү системасында - Вт, СГСта - эрс/с белән үлчәнә, яки Кояш яктыртучанлыгы белән үлчәнә = 3,86×1033 эрг/с .

Яктыртучанлык объектка кадәрге аралыкка бәйсез, тик күренүчән йолдызча зурлык аңа бәйле. Яктыртучанлык - йолдызлар сыйфатларының иң мөһиме була, ул спектр-яктыртучанлык (Һерцшпрунг–Рассел диаграммасы), масса-яктыртучанлык диаграммасында төрле йолдызларны чагыштыру мөмкинлеген бирә.

Йолдызның яктыртучанлыгы формула буенча исәпләнә:

биредә R — йолдызның радиусы, T — аның өслеге температурасы, σСтефан-Больцман даимие.


Remove ads

Тизләткеч яктыртучанлыгы

Тизләткеч яктыртучанлыгы - элементар кисәкчекләр физикасында кисәкчекләрнең ике бәйләме бәрелешләр интенсивлыгын тасвирлаучы зурлык, тизләткечнең параметры. Шул яктыртучанлык L см−2·с−1 белән үлчәнә.

Реакциянең кисеме яктыртучанлыкка тапкырчыгышы коллайдерында процессның узу ешлыгын күрсәтә:

Башта Зур адрон коллайдерында яктыртучалык 1029 кисәкчек/см²·с тәшкил итте.

Әдәбият

Remove ads
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads