Янырыс
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Янурыс белән бутамагыз.
Янырыс – Ишембай районындагы татар авыл, Янырыс авыл советы үзәге. Район үзәгеннән төньяк-көнчыгышка 43 км һәм Стәрлетамак тимер юл станциясеннән көнчыгышка таба 39 км еракта Кыявык елгасы (Җигән елгасы кушылдыгы) буенда урнашкан.
Remove ads
Сыйфатлама
Халкы: 1906 елда — 1708 кеше; 1920 — 2107; 1939 — 2014; 1959 — 1403; 1989 — 927; 2002 — 896; 2010 — 748 кеше. Башкорт теленең җигән сөйләше[4] һәм татар теленең тепекәй сөйләше таралган.[5] Урта мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә, мәчет бар.
Тарихи белешмә
Авылга 18 гасырның 1нче яртысында Нугай даругасы Юрматы вулысы Кыявык авылы башкортлары Яңа Кыявык исеме белән нигез сала. 1749 елда куртым килешүе буенча биредә Сарман районы территориясендәге Янурыс авылыннан җирсез башкортлар һәм ясаклы татарлар (алар соңыннан типтәрләр катламына күчә), соңрак шундый ук шартларда — мишәрләр килеп утыра. 1795 елда 25 йортта 124 кеше яшәгән, 1865 елда 165 йортта — 936 кеше. Малчылык, игенчелек белән шөгыльләнгәннәр, заводларда эшләгәннәр; шөгыльләр арасында урман кәсебе күрсәтелгән. Мәчет, училище, 28 сәүдә кибете булган. 19 гасыр уртасыннан хәзерге исемен йөртә. 1906 елда 3 мәчет, мануфактура һәм 4 бакалея кибете, су тегермәне, икмәк склады (мөгәҗи) теркәлгән.
Remove ads
Авылның танылган кешеләре
- Ю.А.Кәримов
- Ф.А.Рәхимгулова - шагыйрә, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981).
Искәрмәләр
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads