Мишәрләр

татар халкының этник төркеме From Wikipedia, the free encyclopedia

Мишәрләр
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Мишәрләр (рус. мишари, мещеряки) татар халкының этник төркеме. Татар теленең көнбатыш (мишәр) диалектында сөйләшәләр, ул үз чиратында икегә аерыла: ц- һәм ч- диалектларына. Ышанучылар нигездә Ислам динендә.

Төньяк Урал якларда 17981855 елларда шул үк аталыш белән Башкорт-Мишәр Гәскәре (рус. Башкиро-Мещерякское Войско) хәрби әгъзалары булганнар.

Мишәрләрнең формалашуы территориясе Идел елгасының уң яры. Төньякта бу җирләр Ука елгасының агымы белән чикләнә.

Мишәрләрнең килеп чыгышы турында берничә фараз бар:

  • XIX гасырда галимнәр арасында аларның төркиләштерелгән фин-угыр мещёра кабиләсеннән килеп чыкканлыгы турындагы фикер өстенлек итә[2].
  • Кайбер галимнәр буенча (Чекалин, Магницкий. Можаровский) мишәрләр Идел буе Болгарына кергән кабиләләрнең берсе бортаслардан чыккан. Бортасларның чыгышы да бәхәсле сорау, аңа өч караш бар: төрки, фарсы, фин-угыр кабиләләрдән чыккан халык. А. Х. Халиков буенча мишәрләр — болгарлашкан бортаслардан чыккан.
  • Мишәрләрнең үзләре арасында еш кына аларның Алтын Урдадан килеп чыгулары турындагы фикер очрый[3].
  • Мирфатыйх Зәкиев мишәрләрнең (бүгенге көн татарларның башка төркемнәреннән аермалы буларак) болгарларның токымнары булуы турында белдерә.[4]

Бүгенге көндә фәндә бу сорау буенча уртак фикер юк.

Thumb
Мишәрләрнең Идел буе төбәгендә таралышы картасы
Remove ads

Тарих

Алтын Урда чорына кадәр мишәрләрнең бабалары Идел елгасының ике ярында да яшиләр (якынча бүгенге Сызраннан Волгоградка кадәр) (кара. бортаслар)[5].[6].

XI гасырда күчмә халыклар басымы астында (кара. кыпчаклар) төньякта урнашкан җирләргә күченеп китәләр (Сыры елгасы бассейнына, Цна һәм Мукшы елгалары арасына)[5].

Алтын Урда чорында Мишәр йорты (Касыйм ханлыгы), Мукшы олысы, Үкәк һ. б. барлыкка килә.

Remove ads

Моны да карагыз

  • «Түбән Новгород татарлары» журналы

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads