Ятим
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ятим (грекча ὀρφανός[1]) - Ата-анасы вафат булган яки аларны башкача мәңгегә югалткан бала.[2][3] Гадәттә атасын да, анасын да югалткан баланы ятим дип йөртәләр. Сүз хайваннар турында барганда, гадәттә сүз анасының хәле турында гына бара. Анасы булмаганда, балалары (аталарының хәленә карамастан) ятим дип санала.[4] Кайбер ятим калган балалар ятимнәр йортларында үсәләр.
Remove ads
Билгеләмәләр
Ятимнәр саннары
Мәшһүр ятимнәр
Тарих
Әдәбиятьтә
Дини текстларда
Библия, Коръән һәм башка күп дини текстларда ятимнәргә ярдәм итү һәм аларны яклау әһәммиятлелеге һәм Аллаһ каршысында дөрес адымнар булу турында әйтелә. Дөньяның иң бөек дини лидерларның икесе, Муса пәйгамбәр һәм Мөхәммәт пәйгамбәр, балачагында ятим калдылар. Ятимнәргә таба мөгамәлә нинди булырга тиешлеге турында берничә цитата аеруча билгеле:
Библиядә
- "Тол хатынны яки ятимне рәнҗетмә." (Иске Завет (ингл.), Чыгыш китабы (ингл.) 22:22)
- "Ятимнәрегезне калдырыгыз; аларның яшәешен карармын. Тол хатыннарыгыз да әманәт булыр." (Иске Завет (ингл.), Иеремия китабы (ингл.) 49:11)
- "Ата Аллабыз каршында чиста һәм җитешсезлекләрсез дин шундый: ятимнәрнең һәм тол калган хатыннарның газапларын җиңеләйтү һәм дөнья әйберләрне йөрәкләрегезгә кертмәү." (Яңа Завет (ингл.), Изге апостол Якуб язуы (ингл.) 1:27)
Коръәндә
- "Дәхи алар Аллаһ ризасы өчен мескеннәргә, ятимнәргә һәм тоткында булган мөселманнарга аш һәм садака бирерләр." - (Коръән, 76 cүрә: 8 аять)
- "Ятимгә золым итмә, какма, сукма - бәлки хөрмәтлә." (Коръән, 93 cүрә: 9 аять)
- "Кыямәтне ялганга тоткан кешене күрдеңме? Ул ялганчы ятимне кагар, аңа золым итәр. Үзене һәм башкаларны кызыктырмас фәкыйрьләргә аш вә садака бирергә. Ни үкенеч вә һәлакәтлек ихлассыз намаз укучыларга... Ул рияче тиешле садакаларны бирмәс һәм тормыш әйберләрен вакытлыча биреп тормас." - (Коръән, 107 cүрә: 1-4, 7 аять)
- "…ятимнәргә, мескеннәргә изгелек кылыгыз…" (Коръән, 2 cүрә: 83 аять)
- "…Янә синнән ятимнәр хакында сорашалар. Аларның барча эшләрен ислах кылу, юлга салу хәерле дип әйт. Әгәр ятимнәрне үз гаиләгезгә кушсагыз, алар сезнең кардәшләрегездер. Аллаһ белер ятимнәр эшен юлга салучыдан, хыянәт итеп, ятимнәр эшен бозучыны…" (Коръән, 2 cүрә: 220 аять)
- "Ятимнәр малын үзләренә бирегез, ләкин яхшы малга начар мал кушып бирмәгез һә үз млларыгыза кушып ятимнәр малын ашамагыз! Дөреслектә ятимнәр малын ашау зур гөнаһтан саналды." (Коръән, 4 cүрә: 2 аять)
- "Ятимнәрнең гакылларын тәҗрибә кылыгыз никахланырга яраклы булганга чаклы, аларның гакыллары камилләшкәнен күрсәгез, малларын үзләренә кайтарып бирегез. Хыянәт вә мәкер юлы белән ятимнәр малын ашамагыз. Бай кеше сакларга алган ятимнәр малын аз гына да ашамасын. Ятимнәр малын сакларга алган кеше фәкыйрь булса, инсаф белән зарурат кадәр ашасын. Ятимнәр малын үзләренә тапшырганда шәһитләр алдында тапшырыгыз…" (Коръән, 4 cүрә: 6 аять)
Remove ads
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads