Коръән

мөселманнарның изге китабы From Wikipedia, the free encyclopedia

Коръән
Remove ads

Коръән яки Коръән Кәрим, Коръән Шәриф (гар.: القرآن яки القرآن الكريم, бор. төрк. oqïġu, oqïnġu (~укынгы)[1]) – Ислам галәменең ышануы буенча, Ислам пәйгамбәре Мөхәммәт(с.г.в.)гә Аллаһ тарафыннан Җәбраил арадашчылыгы аркылы вәхиләр рәвешендә иңдерелгән изге китап. Беренче тапкыр VII гасырда китап буларак тупланган.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Атама ...
Thumb
Коръән

Коръән шулай ук Кәламуллаһ, Китабуллаһ, Фуркан, Тәңзил, Мөсхәф, Китап, Нур һәм Зикер исемнәре астында билгеле. Фатиха сүрәсе белән башлана, Нәс сүрәсе белән тәмамлана.

Мөселманнар, Коръән укуның саваплы булуына ышанганга күрә, гади хәрефләр белән генә язылган очракта нәселдән нәселгә Коръәннең тапшырыла алмаячагын аңлаганнар, шуңа күрә Коръән тәҗвид кагыйдәләрен аңлатучы билгеләр белән язылган килеш безнең көнгәчә килеп җиткән.

Коръән сүрәләрдән тора. Аларның саны 114. 86сы Мәккәдә, 28е Мәдинәдә иңгән. Сүрәләр үз чиратында аятьләрдән торалар. Сүрәләр башындагы бисмиллаларны санамаганда, аятьләр саны 6236 (бу сан буенча башка фикерләр дә бар).

« Үзгәрмәячәк хәбәр ул Коръәндер,[2][3] ә тәфсирләр үзгәрергә тиеш.[4][5] Шул чакта Корьәнне уку, өйрәнү, аның мәгънәләренә төшенү дәвам итәчәк һәм һәркем аны үзенчә аңлаячак. Ә болай булганда, ягъни Аллаһ кеше белән сөйләшә башласа[6][7][8] баягы ялган иман ияләренең[9][10][11] кулыннан власть китәчәк, аларның кирәге дә калмаячак!
»
Thumb
Петра; Ислам тарихчысы һәм археологы Дэн Гибсон әйтүенчә, бу Мөхәммәд яшь чагында яшәгән һәм беренче ачышларын алган. Беренче мөселман мәчетләре һәм зиратлары күрсәткәнчә, бу шулай ук ​​мөселманнарның беренче кибла иде.[13][14]

Мөхәммәдкә иңдерелгән Коръәннең чыганагы буларак Галәмнәрнең яратылышы алдыннан булдырылган бар хикмәт җыентыгы Аль-лаух аль-махфу́з булып тора.[15]

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads