Үрге Чебенле
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Үрге Чебенле — Ырынбур өлкәсенең Сакмар районында урнашкан татар авылы, авыл советы үзәге. 870 кеше яши, татарлар. Сакмар елгасының сул як ярында урнашкан. Лирон Хәмидуллин Чебенле авыллары атамасын щебенка (вак таш) сүзеннән күрә. Ырынбур каласы салынганда бу яктагы баз-чокырлардан (карьер) таш чыгаралар.
Remove ads
Тарихи белешмә
Үрге һәм Түбән Чебенле авылларын Татар Каргалысы кешеләре нигезли. Билгеле булганча Каргалы сәүдәгәрләр бистәсе була. Ул Казан артыннан җирсезлектән интеккән кешеләрне үзенә тарта. Бистә белән идарә иткән сәүдәгәрләр бистә халкын әкренләп Урал ягына озата бара. 1755 елны Каргалыдан игенчеләр килеп, беренче казык кагалар.
1798 елны Чебенле халкын Башкорт-Мишәр гаскәренә кертәләр. 1840 елны исә казак катламына күчерәләр. Моның белән килешмәгән кайберәүләр яңа җирләргә күчә. Шул рәвешле Яңа Чебенле, Яңа Мораптал (хәзер Башкортстанда), 1нче Имангол, Әүстән авыллары барлыкка килә.[3]
Remove ads
Мәгариф
Башлангыч мәктәп 1832-33 елны ачыла.
2009 елның декабрендә 2 катлы авыл мәктәбе бинасы ишелер хәлгә җиткәч, ул ябыла. Балалар күрше Дмитриевка мәктәбенә йөрергә мәҗбүр ителделәр. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, бу вакыйга хәерле тәмамланды.[4] 2010 елның җәендә яңартылган мәктәп бинасы яңадан ишекләрен ачты. Анда хәзер 100 якын бала укып йөри.
Танылган шәхесләр
- Һибәтулла Салихов, шагыйрь, Чебенледә туган.
- Шәриф Камал, язучы, эшләгән.
- Хәниф Фәйзуллин, ССРБ каһарманы.
- Рәшит Искәндәров, укытучы, тарихчы.
Чебенленең фольклор «Дуслык» ансамбле киң билгеле.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads