Каргалы бистәсе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Каргалы бистәсе
Remove ads

Каргалы бистәсеЫрынбур өлкәсенең Сакмар районында урнашкан татар авылы, авыл советы үзәге. 3870 кеше яши (2010). Ырынбурдан 20 чакырым ераклыкта урынлашкан, авылга 15 минут саен маршрут автобуслары йөреп тора.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Дәүләт ...

һәм [1]

Каргалы авылының бер ягыннан Сакмар суы, икенче ягыннан Урта Каргалы елгасы ага. Сакмар суы буендагы җирне Сакмар очы, Каргалы суы буендагыларны Каргалы очы, ә соңрак оешкан – төзелгән якны Дунай очы, дип атаганнар.

Remove ads

Тарихи белешмә

Татар Каргалысының тарихы 1743 елга барып тоташа. Ул елны корыла гына башлаган Ырынбурның губернаторы Неплюев татарларны Урта Азия белән сәүдә элемтәсен тергезергә чакыра. 1744 елны Сәгыйт Хәялингә Елизавета Петровна Сакмар елгасы буеннан 64 мең дисәтинә җир бүлеп бирә. Сәгыйт Хәялин туган авылы Байлар Сабасы һәм Казан өязенең башка авылларыннан үзе белән 173 гаиләне ияртеп, Сакмар елгасы буена барып утыра.

1956 елда Советлар Союзына Һиндстан хөкүмәте җитәкчесе Җаваһарлал Неру килә, һәм ул Татар Каргалысын күреп килергә теләвен әйтә. Эш шунда ки, Каргалы сәүдәгәрләре Көнбатыш кешеләреннән беренчеләрдән булып Һиндстанга Тянь-Шань таулары аша, яшерен тау сукмаклары белән барып җитәләр.[6]

Авыл үзәгендә зур Гостиный двор (күмәртә сәүдә үзәге) була. Урта Азиядән кәрваннар Ырынбурны узып, туры бирегә сату итәргә киләләр.

1897 елда Каргалыда 13 мең кеше яши. Халык күбесенчә һөнәрчелек белән шөгыльләнә. Авылда 20 җитештерү, 20 тегермән була. 1917 елда халык саны 17 меңгә җитә.

Каргалы кешеләре Көньяк Уралда 38 татар авылына нигез сала. Үрге һәм Түбән Чебенле, Стәрлебаш районында Яшергән, Айдарали һәм Түбән Ибрай.

Remove ads

Мәгариф

Каргалы мәдрәсәсендә 3 мөфти белем алган. 1896-1901 елларда Гани Хөсәенов оештырган укытучылар курслары эшләгән.

Дини тормыш

Заманында Сәгыйт бистәсендә 11 мәчет булган. Совет еллары аша узып аларның берсе генә исән калган – Куш Манара мәчете (1749).

Танылган шәхесләр

Демография

Халык саны динамикасы:

Гомуми демографик күрсәткечләр
Гомуми халык саны2002—2010 елларда халык саны үзгәреше
20022010кеше%
34973800+303+8,7%

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads