Әлрагый
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Әлрагый (гарәп. الراعي әр-ра‘и — «көтүче»[1]; Кефей γ, Кефей гаммасы, γ Cep) — Кефей йолдызлыгының куш йолдызы. +3,22 йолдызча зурлыктагы йолдыз Җирдән 45 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Йолдыз системасы
Әлрагый A — K1IV спектр сыйныфылы кызгылт-сары субзур йолдыз. Аның яктыртучанлыгы 8,2 Кояшныкына тигез.
Әлрагый B — M1V спектр сыйныфылы кызыл кәрлә йолдыз. A йолдызы тирәсендә якынча 68 ел эчендә әйләнеп чыга, орбитаның зур ярымкүчәр якынча 20 а.б., сузылган (эксцентриситет 0,41).
Әлрагый Ab — планета. A йолдызы тирәсендә 903 көн (2,5 ел) эчендә әйләнеп чыга, орбитаның зур ярымкүчәр 2,04 а.б., аз сузылган (эксцентриситет 0,115). Планетаның массасы кимендә 1,59 Юпитерныкы тигез.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads