10-нчы армия (ССРБ)

From Wikipedia, the free encyclopedia

10-нчы армия (ССРБ)
Remove ads

10-нчы армия (рус. 10-я армия (10 А)) – Бөек Ватан сугышында, һәм сугыштан алда элегрәк, ССРБ Кораллы көчләре эчендәге оператив хәрби берләшмә (бөтен гаскәрле армия).

Кыска фактлар 10-нчы армия рус. ...
Кыска фактлар ССРБ бөтен гаскәр армиясе ...
Remove ads

Беренче оештыру

Беренче тапкыр 1939 елда Беларусия аерым хәрби округында оештырылган, ә 1939 елның сентябрендә ЭККАның Польшага походына катнашты.

1941 елның июнендә армия эчендә:

  • 1-нче укчы корпус (2-нче, 8-нче укчы дивизияләре)
  • 5-нче укчы корпус (13-нче, 86-нчы укчы дивизияләре)
  • 6-нчы механик корпус
  • 13-нче механик корпус
  • 6-нчы атлы корпус
  • 155-нче укчы дивизия
  • 66-нчы УР
  • башка оешмалар

Командирлар

  • Армияның сәргаскәрә — генерал-майор Константин Голубев
  • Штабның башлыгы — генерал-майор Пётр Ляпин
  • Инкыйлаби хәрби Советның әгъзасы — бригада комиссары Дубровский Д.Г.

Ул Көнбатыш фронт эчендә сугыша, Гродно районындагы фронтның контр-һөҗүмендә һәм Беларусия саклану сугышында Белосток кырында катнашкан.

1941 елның 27 июнендә алманнар Белосток шәһәрән басып алалар, шуның белән бергә шәһәр тирәсендә Белосток-Минск сугышы барышында 10-нчы совет армиясе чолганышка эләккән.

Июньдә дошманның танклар төркемнәре 3-нче, 4-нче и 10-нчы армияләрне Минск шәһәре тирәсендә чолганышка эләктәргәннәр.

1941 елның июлендә, чолганыштан чыккач, армиянең идарә итүчеләрен тараттылар, гаскәрләрен 4-нче армиягә куштылар.

Remove ads

Икенче оештыру

Икенче тапкыр 1941 елның 1 октябрендә оештырылган.

Командирлар

  • Армияның сәргаскәрә — генерал-лейтенант Михаил Ефремов (сентябрь-октябрь 1941 ел)
  • Штабның башлыгы — генерал-майор Иванов И.И. (сентябрь-октябрь 1941 ел)
  • Инкыйлаби хәрби Советның әгъзасы — корпус комиссары Тимофей Николаев (октябрь 1941 ел)


Remove ads
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads