Бялысток

Польша шәһәре From Wikipedia, the free encyclopedia

Бялысток
Remove ads

Бялысток яки Белосток (пол. Białystok, белар. Беласток, литв. Balstogė, рус. Белосток) — Польша шәһәре, Подлясье воеводалыгының административ үзәге.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

[16]

Халык саны — 294 001 кеше (2011).[17]

Remove ads

География

Шәһәр Супрасль елгасында, Төньяк Подлясье түбәнлегендә, Варшаудан 188 километр төньяк-көнчыгышрак урнакан.

Тарих

Thumb
Казан соборы, XIX гасырның икенче яртысы

Беренче тапкыр 1437 елда телгә алына.

1749 елда шәһәр статусы бирелә.

Речь Посполитаяның өченче бүлүе буенча (1795 ел) Пруссия составына кертелә. Тилзит солыхы буенча (1807 ел) Наполеон тарафыннан Россия империясе составына тапшырыла.

1842 елга кадәр Россия империясенең Белосток өлкәсе үзәге, 1842 елдан — Гродно губернасыеың өяз шәһәре.

Беренче бөтендөнья сугышы

Беренче бөтендөнья сугышы барышында 1915 елның 13 августында шәһәр алманнар тарафыннан басып алына. 1918 елның мартында Белорус Халык Республикасы өлеше булып игълан ителә. 1919 елның 19 февралендә Польша тарафыннан басып алына. 1920 елның 28 июлендә Кызыл Армия Бялыстокны ала, шәһәрдә Польшаның коммунистик хөкүмәте оештырыла. Бер ай үткәч поляклар тарафыннан кайтарыла.

1919–1939 елларда — Польшаның Бялысток воеводалыгының үзәге.

Икенче бөтендөнья сугышы

1939 елның сентябрьдә алманнар тарафыннан басып алына, ләкин Молотов-Риббентроп килешүе буенча шунда ук ССРБ составына тапшырыла. 1944 елга кадәр БССРның Беласток өлкәсе үзәге булып торган. 1941 елның 27 июнендә алманнар шәһәрне кабаттан басып алалар, шуның белән бергә шәһәр тирәсендә Бялысток-Минск сугышы барышында 10-нче совет армиясе чолганышка эләккән.

Нацист оккупациясе вакытында — Бялысток окургы үзәге.

1944 елның июльдә шәһәр Кызыл Армия тарафыннан азат ителә, ә шул ук елның сентябрьдә Бялысток янәшәсендә булган районнары белән Польшага тапшырыла.

Remove ads

Халык

1857 1897[18] 1921[19] 1931[20] 1950 1960 1970 1978 1988 2002 2011[17]
13 78766 03276 79291 33568 503120 921168 500211 600264 309291 660294 001

Милли состав

2002 елдагы милли состав:[21]

1921 елдагы милли состав::[22]

1897 елдагы милли состав:[23]

Remove ads

Икътисад

Азык-төлек, агач эшкәртү, керамик сәнәгатьләре, машиналар төзү.

Мәгариф

Шәһәрдә 15 югары уку йорты урнаша; 1997 елда Бялысток дәүләт университеты ачылган.

Галерея

Шәһәрдә туганнар

  • Максим Литвинов (чын исем — Меер-Генох Моисеевич Валлах) — инкыйлабчы, ССРБ дәүләт эшлеклесе.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads