Авраам Линкольн

From Wikipedia, the free encyclopedia

Авраам Линкольн
Remove ads

Авраа́м Ли́нкольн (ингл. Abraham Lincoln, 1809 елның 12 феврале1865 елның 15 апреле) — АКШ дәүләт эшлеклесе, АКШның 16 нчы президенты, республикан фиркасеннән беренче президент, Америка колларын азат итүче, АКШ халкының милли каһарманы.

Кыска фактлар Авраам Линкольн, Туган телдә исем ...

Хәерче крестьяннар гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләнең авыр хәле сәбәпле мәктәпкә бер ел гына йөри, ләкин укырга өйрәнә. Бәлигъ булгач, ул аерым тормышны башлый, имтиханнарны тапшырып, адвокат булырга рөхсәт ала. Иллинойста булган индеецлар инкыйлабы вакытында ополчениегә керә, монда ул капитан булып сайлана. Соңрак Иллинойсның канун чыгару органы, АКШ конгрессы әгъзасы була. 1858 елда АКШ сенатына кандидат була, ләкин сайлауларда оттыра.

Коллыкка каршы чыккан кеше буларак, ул Республикан фиркасенә нигез сала, шушы фирка исеменнән АКШ президентына кандидат була һәм 1860 елда сайлауларда җиңә. Ул сайланган көньяк штатлар илдән аерыла. Граждан сугышы башлана.

Линкольн сугыш вакытында җиңү яулый. Аның президент эшчәнлеге АКШта коллыкны бетерүгә китерә. Шулай ук ул Бөекбритания һәм башка илләрне интервенциядән тотып калды. 1865 елның 14 апрелендә театрда аны яралылар, киләсе көнне ул вафат була. АКШ тарихында ул беренче үтерелгән президент.

Кабул ителгән караш һәм социаль сораштырулар буенча, Авраам Линкольн элеккечә Американың иң яхшы һәм яраткан президент булып кала.

Remove ads

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads