Linux

Unix операцион системалар гаиләсенә керә торган һәм нигезендә Linux төше (Linux kernel) булган операцион система From Wikipedia, the free encyclopedia

Linux
Remove ads

Linux (әйтелә: [ˈlɪnəks] яки [ˈˈlɪnʊks], Ли́нукс) Unix операцион системалар гаиләсенә керә торган һәм нигезендә Linux төше (Linux kernel) булган операцион система (operating system). Хәзерге вакытта Linux ачык кодлы (open source) программаларның иң күренекле мисалларыннан берсе булып санала; барлык язылган код һәрбер кеше тарафыннан үзгәртелергә, кулланылырга һәм таратылырга мөмкин.

Кыска фактлар Уйлап табучы, ОС гаиләсе ...

Элегрәк бары тик серверларда гына кулланылса, бүгенге көндә аны кесә телефоннарыннан алып супер-санакларга (supercomputers) кадәр урнаштыралар (install).

Thumb
Линус Торвальдс — «Linux» төшен уйлап табучы.

Linux төше 1991 елда Линус Торвальдс тарафыннан языла. Системанын китапханәләре (libraries) һәм әгъзалары (utilities) гомуми буларак GNU операцион системасыннан алынган.

Remove ads

Дистрибутивлар

Linux ОС-ына берничә өстәлмә (дистрибутив) язылган. Аларның кайберләре:

  • Ubuntu Debian-га нигезләнгән, киң кулланучылар арасында тиз арада дан казанган, дистрибутив. Canonical Ltd. тарафыннан эшләнелә.
  • Linux Mint
  • openSUSE
  • Fedora
  • Debian GNU/Linux

Linux-та программалау

GNU Compiler Collection (GCC) күпчелек Linux системаларда стандарт компиляторлар гаиләсе булып тора. Моннан ары, GCC C, C++, Java телләрен front-end белән тәэмин итә. Күпчелек дистрибутивлар Perl, Python һәм башка сценар телләрнең интерпретаторларын үз эчләренә алалар.

Linux-та KDevelop, Eclipse, NetBeans, Lazarus кебек IDE-лар, Emacs һәм Vim кебек классик текст редакторлары бар.

График кулланучы интерфейсы ясау өчен Qt һәм GTK+ визуаль элементлар китапханәләре киң кулланыла.

Кайбер телләр һәм технологияләр кулланып программалау, кайбер өлкәләрдә эшләү өчен Linux, Unix-охшаш булу сәбәпле, Windows-ка карганда уңайлырак ОС булып санала (Ruby on Rails, Web программау, стандарт булмаган архитектуралар һ. б.)

Remove ads

Куллану

Linux еш очрый торган берничә өлкәне арырырга була:

  • Озак өзлексез эшләү вакыты таләп ителә торган серверлар
  • Стандарт булмаган архитектуралы санаклар, мәсәлән, суперсанаклар
  • Хәрби системалар (иминлек максатларыннан)
  • Төрле җайланмаларга урнаштырылган санаклар (банкоматлар, түләү терминаллары, мобиль телефоннар, кер юу машиналары һ. б)
  • Чикләнгн мөмикинлекле, иске санаклар

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads