Ubuntu
Linux төшен кулланучы операцион система, Debian проектына нигезләнгән From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ubuntu (зулу «кешелеклелек» [21], «убу́нту» дип әйтелә) — Linux төшен кулланучы операцион система, Debian проектына нигезләнгән. Төп иганәче һәм уйлап табучы — Canonical Компаниясе. Хәзерге вакытта ирекле кулланучылар тарафыннан киң үсеш ала [22].
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Күп очракта яңа юраманың дистрибутивлары 6 айга бер чыга һәм саклык яңартулары белән 18 ай дәвамында тәэмин ителә, ә LTS юрамалары[23], мондый юрамалар якынча 2 елга бер чыга һәм 3 ел (сервер юрамалар — 5 ел) дәвамында тәэмин ителә[24].
Ubuntu кайбер программа белән тәэмин ителеше[25] серверлар һәм эш станцияләре өчен чыгарыла. CD- яисә DVD-мәгълүмат йөрткечләр, алар өстәл санакларына LiveCD [26] яисә текстлы урнаштыргыч ярдәмендә урнаштырыла [27]. LiveDVD ярдәмендә урнаштыру барышында күпкә кулайрак мөмкинлекләр бар, мәсәлән, анда урнаштыруны график юл белән генә түгел, «Desktop» юрамасындагы кебек, шулай ук текстлы, «Alternate» юрамасындагы кебек, режимнар кулланырга мөмкин. Урнаштыру системаны яңадан кайтарудан алып, программаның тулысынча локализациясе белән тәмамлана. Дискта шулай ук гамәли программалар пакеты да бар. Шулар белән берлектә i386, amd64, ARM да күзәтелгән.
Remove ads
Барлыкка килү һәм эшләнү тарихы
Ubuntu проектының баштагы чын исеме no-name-yet.com.[28] (тат. әлегә исеме юк)
Башлангыч этапта Ubuntu (20 октябрь 2004 ел) бары тик Debian-ның бер тамыры гына дип күзаллана. Аның төп функцияләренә яңа чыккан системаларны тикшереп карау гына керә.[29] Башка Debian сабакларыннан аермалы буларак, мәсәлән Xandros, Linspire һәм Libranet (инглизчәдән карагыз), Canonical Debian-ның төп фәлсәфәсен саклап кала һәм Ubuntu өчен ирекле программалы тәэмин ителеш үзенчәлекләрен югалтмый.[30]
Ubuntu җыелмасы күбесенчә Debian-ның эстәбил булмаган пакетлар (unstable) төркеменнән тора. Ubuntu шулай ук аның Advanced Packaging Tool өлешен, пакетлар идарә итү өчен куллана. Ләкин шуңа да карамастан кайбер Ubuntu һәм Debian пакетлары бер-берсенә мәҗбүри рәвештә бәйле түгел. Кайсыбер Ubuntu пакет ясаучылары Debian-да да эшли һәм шуның нигезендә күбесе үзгәрешләр ике ОС өчен дә ясала.
Хәзергесе вакытта Ubuntu Марк Шаттлворт һәм аның Canonical ширкәте нигезендә тәэмин ителә. 2005 елның 8 июлендә Canonical Ubuntu Foundation фонды ясау турында хәбәр итә һәм 10 миллион доллар күләмендә ярдәм күрсәтә. Фондның төп максаты булып киләсе елларда чыгучы Ubuntu юрамаларын тәэмин итү һәм алга этәрү тора. Ләкин 2009 елга карата фонд һаман да кулланылмаган булып кала. Шаттлворт әйтүенчә бу фонд бары тик гадәттән тыш хәлдә генә кулланачак.[31][32]
Ubuntu-ның 2011 елның апреленнән[33] 11.04 «Natty Narwhal» юрамасыннан башлап, Ubuntu Desktop Edition гадәти булган эш өстәле тирәлеге GNOME Unity белән алмаштырылачак[34][35][36], ә киләсе X.Org Server Wayland белән алмашачак.[37].
Ubuntu-ның бер тармагы булган «Grumpy Groundhog»ка карата да планнар бар. Киләчәктә дә исә ул киләсе юрамаларны үстерү, тикшерү һәм сынап карау урыны булып калыр дип күзаллана. Шуның нигезендә оста кулланучылар һәм җитерштерүчеләр өчен кайбер программаларның эшчәнлеген «минутына кадәр дөреслек» белән тикшерергә ярдәм итәчәк. Ә бу исә кайбер хаталарны иртәрәк табарга ярдәм итәчәк дип тә планлашиырыла[38]
Remove ads
Үзенчәлекләре

Ubuntu гадилеккә һәм эшләү уңайлыгына нигезләнгән. Ул үз өченә киң таралыш алган sudo
утилиталарын, шуның ярдәмендә бик куркыныч булган суперкулланучы сессиясен кабызмыйча санак идарәчесе вазыйфаларын башкарарга мөмкин.[39]
Ubuntu, шулай ук киң интернационализацияләшкән, бу исә максималь рәвештә күптөрле телләргә ия булган кулланучыларны җәлеп итә. 5.04 брамасыннан башлап төп кодировка иттереп UTF-8 санала.[40]
Ubuntu эшләсен өчен 256 мегабайт RAM һәм, каты дискка урнаштырганда, дүрт гигабайт буш тирәлек.[41][42][43]
Ubuntu GNOME эш өстәленә нигезләнгән, ул иренкле, гади һәм аңлаешлы интерфейска ия булып тулы көченә заманча технологияләр тәкъдим итә.[44] GNOME-га кергән кушымталардан кала Ubuntu-да өстәмә программа белән тәэмин ителеш каралган, шулай ук боларга OpenOffice.org[45], web-гизгеч Mozilla Firefox керә.[46][47]
6.06 һәм соңрак юрамалардан башлап LiveCD белән берлектә урнаштыручы-CD, икесен бергә, компакт-дискка берләштерә башлыйлар. Бу диск эш өстәлен урнаштырып кулланучыларга үзләренең мөмкинлекләрен тикшереп карарга һәм барлык кушымталар белән тәҗрибәләр ясарга ярдәм итә. Ubuntu-ны каты дискка урнаштыру өчен Ubiquity (тат. барлык асылы) график урнаштыргычы кулланыла. Инсталляция процессы «тере» эш өстәлендә ясалган барлык документларны да саклап кала. Альтернатив урнаштыру debian-installer нәтиҗәсендә башкарыла, ул график ысулга караганда күпкә тирәнрәк кергән идарәчеләр, күп системалар урнаштыручы кулланучылар һәм оператив хәтере 192 мегабайттан да аз булган санаклар өчен кулланыла. Шулай ук дистрибутивка USB Flash-дискка урнаштыру программасы да кертелгән. Ул LiveCD һәм CD кебек барлык мөмкинчелекләргә дә ия. Күбесе очракта бу ысул нетбукларда еш кулланыла.
Remove ads
Релизлары
Һәрбер релиз елга, айга нигезләнгән үзенә бертөрле кодлы исем һәм юрама йөртә. Кодлы исем ике ингглиз сүзеннән тора: бер үк хәрефтән башланучы сыйфаттан һәм хайван исеменнән. 6.06 Dapper Drake (LTS) юрамасыннан тытынып кодлы исемнең беренче хәрефләре латин әлифбасына туры китерелеп үзгәртелә[48]
LTS (ингл. Long Term Support) дип тамгаланган релизлары Ubuntu-ның башка бик күп юрамалары белән чагыштырганда Canonical тарафыннан бик озак тәэмин ителә. Пакетларны яңарту мөмкинлеге кулланучылар өчен өч ел дәвамында, ә серверлар өчен биш елга кадәр каралган, шулай ук Canonical шул период чорында түләүле техник ярдәм дә күрсәтә. Яңа LTS юрама чыкканга кадәр әлеге юраманың өлешләре һәрвакыт яңартылып тора һәм һәрбер яңарту үзенең кодлы исеменә лаек була. Мәсәлән, 6.06 Dapper Drake юрамасы өчен ике; 8.04 Hardy Heron өчен тагында күбрәк, якынча ярты елга бер яңартулар чыга. Хәзерге вакытта 8.04 юрамасы өчен дүрт яңарту чыкты, шуның белән бу юрама өчен яңартулар чыгу күзәтелми. Хәзерге вакыттагы LTS релиз булып Ubuntu 10.04 Lucid Lynx тора.[49] Соңгы, хәзерге Ubuntu 10.10 Maverick Meerkat юрамасына Linux 2.6.35 юрамалы төше, GNOME 2.32, Mozilla Firefox 3.6.10, OpenOffice.org 3.2.1, GCC 4.4.4[50] кертелгән Ubuntu һәм аның төрле вариантлары интернеттан йөкләү өчен ясалган һәм бушлай рәвештә Canonical Ltd тарафыннан бирелгән ShipIt ярдәмендә CD-ROM дисклары җибәрелергә мөмкин.[51][52] Бүгенге көндәге иң соңгы юрама Ubuntu 11.10 Oneiric Ocelot. Ул үз эченә 3.0.4 юрамалы Linux төшен, Unity 4.22.0, Mozilla Firefox 7.0.1, LibreOffice 3.4.3, GCC 4.6.1 программаларының яңартмаларыннан тора.[50]
Ubuntu-га нигезләнгән Linux дистрибутивлары
Ubuntu исемен куллану максатыннан чыгып, Canonical Ubuntu-га нигезләнгән ике төрле дистрибутивны аера:
- Ubuntu (Ubuntu Derivative Distribution) нигезләнгән дистрибутив: әлеге дистрибутив Ubuntu-дан бик нык аерыла. Ләкин алар арасыннан Canonical тарафыннан рәсми танылган дистрибутивлар билгеле. Калганнары өчен Canonical үзөстендә җаваплылык тотмый.
- Ubuntu (Ubuntu Remix) җыелмасы: Ubuntu-га нигезләнгән һәм анардан бик үк аерылмаган дистрибутивлар җыелмасы. Аерымлыклар бары тик программалар җыелмасында, аларның урннашуында гына булырга мөмкин. Җыелма статусын рәсми рәвештә алу өчен, ул катгый рәвештә Ubuntu белән тәңгәл килергә тиеш, шулай ук Ubuntu репозитариендагы рәсми пакетлар, дистрибутивның бушлау булуы һ. б. Җыелмалар һәрвакыттада Ubuntu исемен кулланалар һәм аның бары җыелма икәнлеген Remix атамасы гына билгели, мәсәлән: Ubuntu Russian Remix — Ubuntu-ның Россия өчен ясалган бер дистрибутивы.[53].
Remove ads
Дөньяда кулланышы

- 2007 елда Франция Парламенты Windows XP-ны куллануны туктатып Ubuntu-га күчә.
- Ubuntu шулай ук Гөрҗистан һәм Македония мәктәпләрендә кулланыла. Испаниядә исә 400 мең чамасы санакны Ubuntu-га күчерергә уйлыйлар[84].
- Google ширкәте хезмәткәрләре Goobuntu кулланалар, бу Ubuntu-ның модифицион дистрибутивы.[85]
- Ubuntu «Википедия» проектларының серверларында да куллана[86].
- Ubuntu 10.04 LTS сервер юрамасы OpenStreetMap проектының төп мәгълүмати базасында куллана [87].
- 2010 елның май аена карата күбесе фин мәктәпләре ирекле ОС — Ubuntu Linux-ка күчә.[88].
Remove ads
Максат
Canonical ширкәте әйтүе буенча Ubuntu үзенең кулланучыларына тулы көчле азатлыкны һәм ирекне (классик аңлатмада Free Software Foundation) гарантияли. Болар барсыда үз манифестында (җәмәгать офертасы, ингл. «the Ubuntu promise») күрсәтелгән, дөреслектә исә бу GPL лицензиясенә бик нык ошаган. Ләкин шул ук вакытта кайбер релизлар үз эчендә ирекле кулланышта булмаган драйверларны тәшкил итә, ә махсус кибетләрдә лицензион һәм ирекле кулланышта булмаган декодерлар да бар. Мәсәлән, моның хисабына Windows Media форматын китерергә мөмкин.[89]
Remove ads
Кызыклы фактлар
- Һәрбер Ubuntu дистрибутивлы дискларны почта аша бушлай сорау бирергә мөмкин. Canonical ширкате үз өстенә барлык чыгымнарны, почтага һәм чик буе түләүләренә киткән барлык түләүләрне үз өстенә ала. Яңа релиз чыгуга кадәр дискларны сорау бара, бер ай вакыт өчендә барлык җибәрүләр чыгачак яңа юрама белән тулган була. Почта аша китерү якынча 4 атнадан 6 атнага кадәр бара.[90]
- Ubuntu 10.10 Maverick Meerkat юрамасы рәсми рәвештә 10.10.10 (2010 елның 10 октябрендә) чыга. 101010 икеле санау системасыннан унарлы санга күчергәндә 42 килеп чыга. 42 саны — ул, икенче грандиоз санакның барлык Галәм киңлегендәге «гомернең, галәмнең һәм башка шундый нәрсәләрнең соравына» каратана төп җавапларның берсе. Адамс Дугласның «Галактика буенча автотукталышлар белән» романында да бу бик ачык сүрәтләнә. Әлеге сорауга җавап санак тарафыннан җиде миллион еллар дәвамында исәпләнә, шуңа да бу җавапны барлык галәмдәге барлык аңлы расалар түземсезлек белән көтеп калалар.
Ләкин шуңа да карамастан 42 санының икенче төрле аңлатмасы да бар. Релизны уйлап табучылар эшне матур көнгә кадәр чыгараыга тырышалар — 10.10.10.
Remove ads
Моны да карагыз
- Xubuntu
- Kubuntu
- Edubuntu
- Ubuntu Server
Скриншотлар
- Ubuntu 4.10
- Ubuntu 5.04
- Ubuntu 5.10
- Ubuntu 6.06
- Ubuntu 6.10
- Ubuntu 7.04
- Ubuntu 7.10
- Ubuntu 8.04
- Ubuntu 8.10
- Ubuntu 9.04
- Ubuntu 9.10
- Ubuntu 10.04
- Ubuntu 10.10
- Ubuntu 11.10
- Ubuntu 20.10
- Ubuntu 21.04
- Ubuntu 21.10
Видео
- Ubuntu 10.04 — беренче ачыш
- Ubuntu урнаштыру моменты
- Ubuntu Gnome меню панеле
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads