X планетасы

From Wikipedia, the free encyclopedia

X планетасы
Remove ads

X планетасы (шартлы исем) — фараз ителә торган, бүгенгесе көндә барлыгы турында исбатланмаган, ләкин мөмкин булган Кояш системасының Кояштан тугызынчы һәм иң ерак планета дип санала.

Кыска фактлар Тәртип саны, Кояштан уртача ераклык ...
Thumb
"X планетасы" терминын һәм гипотезасын булдырган астроном Персиваль Лоуэлл.

2016 елда американнар Майк Браун һәм Константин Батыгин математик исәпләүләр нигезендә яңа планета барлыгын тәкъдим итәләр: Койпер билбавында ниндидер тәэсирләнү күктәге җисемнәрнең хәрәкәтен үзгәртә, бу галимнәр ул тәэсирләнү яңа планета белән бәйләргә тәкъдим итәләр, ләкин шушы фараз әлегә расланмаган.

Математик исәпләүләргә караганда X планетасының массасы Җирнең 10 тапкыр зуррак дип санала. Кояш тирәли ул бик сузылган орбита буенча әйләнә. Кояшка иң якынайган мизгелдә аларның аралыгы 200 астрономик берәмлек тәшкил итә. Шул вакытта X планетасы Кояш системасы үзәгеннән Нептунга караганда 7 тапкыр ераграк булып тора. Орбитаның Кояштан иң ерак ноктасы 1 200 астрономик берәмлек ераклыгында урнашкан. Шушы аркасында астрономия белгечләре элек аны телескоп файдаланып беркайчан күрмәгән дә. Кояш тирәли тулы әйләнешне бу планета 15 мең елга бер ясый.

Remove ads

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads