Александр Невский ордены (ССРБ)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Александр Невский ордены (ССРБ)
Remove ads

Алексадр Невский ордены (рус. орден Александра Невского) — Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦенең дәүләт хәрби бүләге. 1942 елның 29 июлендә Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Югары Советы Президиумы Указы белән кабул ителгән[1].

Кыска фактлар Александр Невский ордены, Ил ...

Рәссамы — Игор Сергей улы Телятников.

Бөек Ватан сугышы чорында 40 000 сугышчы бүләкләнә.

Remove ads

Орден статуты

Бу орден белән Совет Армиясенең аз көч белән күп санлы дошман гаскәрләренә каршы оста көрәшә белүче кыю офицерлары (взводтан алып полк командирына хәтле) бүләкләгән.

Тасвирлама

Куе кызыл эмаль белән капланган кызыл йолдыз ян-якка нурлар чәчүче ункырлы фигурага урнаштырылган. Йолдызның уртасындагы дәфнә яфраклары белән уратылган калканга 1242 елгы Боз сугышы каһарманы Александр Невский сурәте төшерелгән. (Аның портреты булмау сәбәпле, рәссам кинофильмда А. Невский ролен уйнаган актёр Николай Черкасовның профиль сурәтен урнаштырган). Әйләнәгә Александр Невский дип калку итеп язылган.

Нурлар фонында өстә — ике балта (бердыш), аста — ук, җәя, сөңге, садак сурәте. Түгәрәк калкан астындагы фигуралы кече калканга алтын белән йөгертелгән урак–чүкеч ясалган.

Орден көмештән ясала. Биеклеге 50 мм, үзәгеннән йолдыз очларына кадәр озынлыгы 26 мм.

Remove ads

Тарих

Өлкән лейтенант Иван Назар улы Рубан иң беренче булып бу бүләккә лаек булды. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен 1942 елның 5 ноябренда аңа Александр Невский ордены тапшырылган. Сталинград шәһәрен саклаганда күрсәткән искиткеч кыюлыгы, тапкырлыгы һәм хәрби осталыгы өчен бирелде. Рубан батальоны танклар белән коралланган алман полкын тар-мар итщ. Көч ягыннан берничә тапкырга өстенрәк булса да, дошман гаскәрләре диңгез пехотачылары саклаган саклану сызыгын үтә алмады. Киресенчә, гаскәренең яртысыннан артыгын югалтып, кире чигенде[2].

Әдәбият

  1. Н.Черкасов. Ватан бүләкләре. Казан, 1975.
  2. Гребенникова Г. И., Каткова Р. С. Ордена и медали СССР. М., 1982.
  3. Шишков С. С., Музалевский М. В. Ордена и медали СССР. Владивосток, 1996.
  4. Дуров В. А. Русские и советские боевые награды. М., 1990.
  5. Дуров В. А. Награды Великой Отечественной. М., 1993.
  6. Дуров В. А. Отечественные награды. 1918—1991. М., 2005.
  7. Горбачёв А. Н. Многократные кавалеры орденов СССР. М., 2006.
Remove ads

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads