Александр Спиридонович Артемьев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Википедиядә Артемьев фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.

Кыска фактлар Александр Спиридонович Артемьев, Туган ...

Александр Спиридонович Артемьев (1924 елның 14 сентябре, Тури-Выла авылы, Чуаш АӨ — 1998 елның 5 августы, Чабаксар, Чуашстан) — чуаш прозаигы, шагыйре һәм әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, Чуашстанның халык язучысы.

Remove ads

Биография

1924 елның 14 сентябрендә Чуаш автономияле өлкәсенең Ядернә өязе Тури-Выла (хәзерге Чуашстанның Әлек районына карый) авылында туган. Чуашстанның Красночетай районы Штанаши авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, сугышка китә. Башта ул рядовой, аннары кече командир. Нацист Германиясен җиңгәннән соң Маньчжуриядә сугыша. Сугышларда өч тапкыр яралана. Сугыш медалье белән бүләкләнгән.

Демобилизациядән соң туган авылында уку-укыту бүлеге мөдире, «Ялав» һәм «Тыван Атыл» журналларының җаваплы секретаре булып эшли, бер үк вакытта читтән торып А.М. Горький исемендәге әдәби институтта укый. Бу елларда үзенең беренче лирик шигырьләрен бастыра.

1951 елдан СССР Язучылар берлегендә.

Александр Спиридонович әдәби иҗатын шигырьләрдән башлый. Аның шигырьләрендә халыкның яраткан җырлары: «Ах, пĕлесчĕ» (Ах, белергә иде), «Çуралнă çĕршыв» (Туган як), «Салампи юрри» (Салампи җыры) һәм башкалар бар.

Александр Артемьев А.Пушкин, М. Лермонтов, И. Тургенев, Л. Толстой, И. Гете һ. б. әсәрләрен чуаш теленә тәрҗемә итә.

Remove ads

Китаплары

  • «Ан авăн шĕшкĕ» (Бөгелмә чикләвек) (1950);
  • «Салампи» (1956, 1960, 1966, 1983);
  • «Улма йывăç авăнать» (Алмагач бөгелә) (1958);
  • «Тăвăл умĕн» (Давыл алдыннан) (1975);
  • «Юлашки юрă» (Соңгы җыр) (1981);
  • «Пурнăç чăнлăхĕпе писатель ăсталăхĕ» (Язучының чын тормышыһәм осталыгыя) (1984);
  • «Суйласа илнисем», икĕ томлă (Сайланма әсәрләр,ике томда) 1986).

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads