Алексей Пахомов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Алексей Пахомов
Remove ads

Алексей Михайлович Пахомов (1945 елның 15 гыйнвары, Лозовская МТС, Кенәл-Черкас районы, Куйбышев өлкәсе, ССРБ) — Совет һәм Россия инженеры, эшмәкәр һәм сәясәтче, Федерация Советы әгъзасы (2005—2011).

Кыска фактлар Алексей Пахомов, Туган ...
Remove ads

Тормыш юлы

Алексей Пахомов 1945 елның 15 гыйнварында Куйбышев өлкәсенең Кенәл-Черкас районында туа. 1963 елда Куйбышев автотрактор җиһазлары һәм карбюраторлар заводында кочегар укучысы һәм җылылык челтәре цехында котлочист булып эшли башлый. 1968 елда Куйбышев политехника институтын тәмамлый.

1969 елдан 1985 елга кадәр Казанда, баш механик бүлегенең җылылык җайланмаларын эксплуатацияләү буенча инженердан баш инженерга кадәр юл үтеп Татмехобъединениедә эшли. 1985—1988 елларда СБКФның Казан шәһәре Бауман район комитеты секретаре. 1988 елда Татмехобъединение генераль директоры итеп билгеләнә. 1992 елдан 2002 елга кадәр — «Мелита» мех сәүдә-сәнәгать предприятиесе генераль директоры[2].

2002—2005 елларда — Татарстан премьер-министры урынбасары — республиканың икътисад һәм сәнәгать министры.

2005 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Пахомовны Федерация Советында төбәкнең закон чыгару хакимияте вәкиле итеп сайлый, 2009 елның 28 маенда аның вәкаләтләрен озайта[3].

2011 елның 1 декабрендә Татарстан Дәүләт Советының 2011 елның 25 ноябрендә кабул ителгән 1894-IV ДС номерлы карары нигезендә, Федерация Советында яңа вәкил итеп Вәгыйз Минһаҗев сайлана[4].

2010 елда Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе генераль директоры итеп сайлана.

Remove ads

Бүләкләр

  • Почёт Ордены (2002);
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
  • «Федерация Советы 15 ел» медале (2008);
  • Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы рәисенең рәхмәте (2008, 2010);
  • Федерация Советының мактау грамотасы[5].

Россия Федерациясенең атказанган текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәре (2004). Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты (2006).

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads