Ататүркчелек
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ататөрекчелек яки Кемальчелек (төр. Atatürkçülük) — Мостафа Кемаль Ататөрек тарафыннан игълан ителгән төрек милли идеологиясе. Бүгенгәчә Төркиянең рәсми идеологиясе булып тора.

Әмма бүгенге кемалчеләр бу идеологияне Өченче дөнья илләренә генә туры килә дип саныйлар.[1]. Америка политологы Самюэль Хантингтон да бу карашта тора. Ул аеруча кемалчылыкта көнбатышлаштыруны һәм үткән буын мәдәни мирасыннан аеруны тәнкыйтьли[2].
Ататөрекчелек нигезендә 6 пункт (алты ук төр. Altı Ok) ята. Беренче дүрт ук 1927 елда формалаштырыла, 1931 елда тагын икәү өстәлә һәм 1937 елда бу алты ук конституциягә беркетелә.
Remove ads
«Алты ук»

Җөмһүрият
Җөмһүриятчелек (төр. Cumhuriyetçilik) — абсолют монархияле Госманлылар империясе урынына конституцион демократик республика төзү. Югары хакимиятне сайлау һәм аның халык алдында җавап тотуы. Төркия республика дип 1923 елдан атала башлый.
Милләтчелек
Милләтчелек (төр. Milliyetçilik — үз гражданнарын ватанпәрвәрлек хисләрендә тәрбияләү, этник һәм ватандашлыкны бер итү.[3]. Бүген моның аркасында Төркиядә көрд сепаратчылыгы бар.
Халык
Халыкчылык (төр. Halkçılık) — сыйныфара тигезсезлекне һәм сословияләрне юк итү. Төркия бөек милли җыелышын оештыру.[4]
Лаиклык
Лаицизм, секуляризм (төр. Laiklik) — дәүләтнең исламнан аерылуы, дөньяви яши башлау. Шәригать хокукын бетерү.[5].Төркиядә кемализм принциплары башлангыч мәктәптән үк төрек балаларына җентекләп өйрәтелә.
Дәүләт
Этатизм, дәүләтчелек (төр. Devletçilik) — алгы рольдә дәүләт торган катнаш икътисад төзү. Национализация.
Инкыйлаб
Инкыйлабчылык (төр. İnkılapçılık) — көнбатышлаштыру һәм традицион җәмгыять хәләтенә каршы көрәш.[6][7][8]. Моның ачык мисалы булып төрек язуын латинлаштыру һәм хатын-кызларга сайлау хокукы бирү тора.
Remove ads
Шулай ук кара
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads