Валерий Выжутович
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Валерий Викторович Выжутович (1951 елның 18 апреле, Павлодар, Казакъ ССР, ССРБ) — Россия журналисты, язучы, «Российская газета» сәяси күзәтүчесе һәм телетапшырулар алып баручы.
Remove ads
Тормыш юлы
Валерий Выжутович 1951 елның 18 апрелендә Казакъ ССРның Павлодар шәһәрендә туа. 1974 елда «журналистика» белгечлеге буенча А. М. Горький исемендәге Урал дәүләт университетын тәмамлый.
Журналист карьерасын 1974 елда «Комсомольская правда» газетасының махсус хәбәрчесе итеп башлый. 1980 елдан 1988 елга кадәр «Литературная газета»ның күзәтүчесе була, «Новый мир», «Дружба народов» һ. б. журналларында басыла. 1988—1989 елларда «Огонек» журналының публицистика бүлеген җитәкли. Аннары «Известия» (1989—2000), атналык «Московские новости» күзәтүчесе булып эшли (2000—2005)[1][2], анда Россия демократиясе барлыкка килү турындагы мәкаләләр һәм шәрехләр белән чыгыш ясый.
1989 елда «Демократик Россия»дән Мәскәү шәһәр советы депутаты итеп сайлана. «Сәяси кухня» (ЦТ, РТР, 1991—1993), «Газета яңгыры»[3] (ТВЦ, 2000—2006) телевизион программаларын алып барган, анда танылган сәясәтчеләр, мәдәният эшлеклеләре катнашкан. Валерий Выжутович сценарие буенча «Во власти толпы» (ЦТ, 1992) документаль трилогиясе төшерелә[4].
Дистәләгән китап авторы. Мәскәү язучылар берлеге әгъзасы. «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университетының коммуникацияләр, медиа һәм дизайн факультетында укыта[5]. 2020 елның сентябреннән Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университетының Дәүләт хезмәте һәм идарә институтында сәяси журналистлар мастеры булып эшли.
Remove ads
Бүләкләр
- «Көмеш гонг» (1994)[6];
- «Россиянең алтын каләм» (2002);
- Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2010)[7];
- «Россия журналистикасының алтын киштәсе» (2013)[8].
Китаплар
- Валерий Выжутович. «Белая радуга». — Ташкент: Издательство литературы и искусства им. Гафура Гуляма, 1978. — 127 с.
- Валерий Выжутович. «Что могут профсоюзы?». — М.: Профиздат, 1981. — 48 с.
- Валерий Выжутович. «Ключи от города». — М.: Профиздат, 1982.
- Валерий Выжутович. «Вечерний сюжет». — М.: Знание, 1983. — 62 с.
- Валерий Выжутович. «Это мы». — М.: Советский писатель, 1984.
- Валерий Выжутович. «Принимаю решение». — М.: Политиздат, 1984. — 254 с.
- Валерий Выжутович. «Запасной игрок». — М.: Советская Россия, 1985. — 80 с.
- Валерий Выжутович. «Испытание ускорением». — М.: Знание, 1986. — 62 с.
- Валерий Выжутович. «Временщики и современники». — М.: Мысль, 1988. — 285 с.
- Валерий Выжутович. «Поправка на смелость». — М.: Политиздат, 1990. — 366 с.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads