Вестготлар патшалыгы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Вестготлар патшалыгы (лат. Regnum Visigothorum, гот. Gutþiuda Þiudinassus) — Пиреней ярымутравында һәм көньяк Галлиядә V—VIII гасырларда яшәгән дәүләт.
Вестготлар патшасы Валия һәм Рим императоры Һонорий арасындагы килешү нәтиҗәсендә 418 елда Аквитания провинциясендә барлыкка килгән. Башкаласы итеп Тулуза шәһәре билгеләнгән.
507 елда франклардан каты җиңелгәннән соң вестготлар Септиманиядән башка Галлиядәге барлык биләмәләрне югалткан, башкала баштан Нарбоннага, соңрак Барселонага, һәм ниһаять, 560-елларда Толедога күчерелгән.
711—721 елларда гарәпләр тарафыннан юк ителгән, территориянең күпчелеге хәлифәт составына кертелгән.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads