Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты (рус. Воронежский государственный архитектурно-строительный университет) — 2016 елның җәенә кадәр мөстәкыйль эшләгән Воронеж шәһәренең югары уку йорты. Хәзерге вакытта Воронеж дәүләт техник университеты белән берләшкән.
Remove ads
Тарих
- 1930 ел — Воронеж шәһәрендә Төзелеш югары техник уку йорты барлыкка килә[2].
- 1932 ел — Әлеге уку йорты Воронеж инженер-төзелеш институты буларак үзгәртелә[3].
- 1941 ел — ВИТИ Воронеж авиация институтына үзгәртелә[4].
- 1944 ел — институтның элеккеге исеме кайтартыла (Воронеж инженер-төзелеш институты)[5]
- 1981 ел — ВИТИ Воронеж Хезмәт Кызыл Байрагы ордены инженер-төзелеш институты дип үзгәртелә[6].
- 1986 ел — 13 майда ВИТИ югары уку йорты командасы (капитаны — Олег Песков) яңадан торгызылган телевизион КВНның беренче уенында катнаша һәм Мәскәү дәүләт төзелеш университеты командасын җиңә. 1987 елның апрелендә узган ярымфинал уенында сезонның булачак чемпионнарына — Одесса джентльменнары командасына оттыралар.
- 1993 ел — институт Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш академиясе дип үзгәртелә[7].
- 2000 ел — академия Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты итеп дип үзгәртелә[8], 2003 елның 17 гыйнварында Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты югары һөнәри белем бирүче дәүләт мәгариф учреждениесе буларак Юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертелә.
- 2011 ел — май аенда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә югары уку йорты «Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты» федераль дәүләт бюджет югары һөнәри белем бирү учреждениесе дип үзгәртелә.
- 2016 ел — март аенда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты (ВДАТУ) Воронеж өлкәсендә региональ терәк университетын формалаштыру кысаларында Воронеж дәүләт техник университетына (ВДТУ) кушылу рәвешендә үзгәртеп корыла[9].
Remove ads
Институтлар
- Архитектура институты
- Юл-транспорт институты (элекке Механик-автоюллар институты)
- Төзелеш-технология институты
- Төзелештә инженерлык системалары институты
- Төзелеш институты
- Икътисад, менеджмент һәм мәгълүмати технологияләр институты (ФЭУ кушылган)
- Урта һөнәри белем бирү институты
Журналлар
«Научный вестник ВГАСУ. Строительство и архитектура»
- Журнал Югары аттестация комиссиясенең (ВАК) рецензияләнә торган алдынгы фәнни журналлар һәм басмалар исемлегенә кертелгән; елына 4 тапкыр чыга (март, июнь, сентябрь, декабрь)[10][11].
- Scientific Herald of the Voronezh State University of Architecture and Civil Engineering. Construction and Architecture» журналының инглизчә версиясе бар.
- Баш мөхәррир - Игорь Степан улы Суровцев, т.ф.д., профессор (Воронеж дәүләт архитектура һәм төзелеш техник университеты).
Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университетының дөньяның 140 илендә инженер вазифаларында эшләргә мөмкинлек бирүче халыкара сертификаты бар, университет Европа төзелеш факультетлары ассоциациясе әгъзасы, 2004 елда сыйфат өчен халыкара бүләк белән бүләкләнә[12].
Университет галимнәре тарафыннан тимер юллар системасын камилләштерү өчен берничә инновацион карар тәкъдим ителә, Воронеж сусаклагычын яңарту проекты эшләнә.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads

