Гастроэнтерит

From Wikipedia, the free encyclopedia

Гастроэнтерит
Remove ads

Гастроэнтерит (бор. грек. γαστήρ, иялек килеш γαστρός — "ашказаны" һәм ἔντερον — "эчәк"), яки ашказаны һәм эчәк катары — ашказаны һәм нечкә эчәкнең ялкынсынуы. Бик еш кискен, сирәк кенә хроник формада күзәтелә. Бер үк вакытта юан эчәк тә зарарланганда гастроэнтероколит[5] диагнозы куела. Костыра, эч йомшара, эч авырта һәм кискен кысылу (спазм) барлыкка килә[6].

Кыска фактлар Гастроэнтерит, Саклык белгечлеге ...
Remove ads

Сәбәпләре

Гастроэнтеритның киң таралган сәбәбе — вируслар, бигрәк тә ротавирус һәм Escherichia coli, Campylobacter эчәк таякчалары бактерияләре[7][8], шулай ук башка кузгатучылар[9] белән заралану тора. Кайбер вируслар балалар эпилепсиясен[6] барлыкка китерә. Авыруның инфекциядән тыш таралуы очраклары бик сирәк. Балаларда заралану хәвефе иммунитетларының түбән булу һәм гигиена кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәү[6] нәтиҗәсендә югары.

Вируслар

Вируслы гастроэнтерит киң таралган кузгатучы булып ротавирус, норовирус, аденовирус һәм астровирус[10][11] тора. Ротавирус бик еш балаларда гастроэнтерит сәбәбе булып тора[8] һәм үсешкән илләрдә дә, үсешүче илләрдә дә бер үк дәрәҗәдә еш очрый[12]. Балаларда 70 % очракта диарея вирус инфекциясе[13] нәтиҗәсендә барлыкка килә. Олыларның иммунитеты нык булу сәбәпле, ротавирус аларда сирәк очрый[14]. Авыруның 18 проценты норовирус[15] нәтиҗәсендә барлыкка килә, ул Америкадагы гастроэнтеритның төп кузгатучысы булып санала һәм 90 процент очракта авыру сәбәбе булып тора[10]. Урынлы эпидемияләр, мәсәлән, круиз караплары[10], дәваханәләр, рестораннар[6] кебек чикле урыннарда бер-берсенә якын булган кешеләр арасында барлыкка килүе мөмкин. Кешеләр савыкканнан соң да авыру чыганагы булып калуы ихтимал[10]. Балаларның чирләвенең 10 % норовируска[6] туры килә.

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads