Гаудия-матх
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Га́удия-матх (IAST:Gauḍīya Maṭha) ул Һиндстанда 1918 елда Гаудия-вайшнавизм дәгъвасы максаты белән Бхактисиддханта Сарасвати тарафыннан нигезләнгән Һинд дине Вайшнав оешмасы.[1] 1940-ынчы еллардан соң Бхактисиддханта Сарасвати өйрәнчекләре тарафыннан ачылган монастырьлар һәм гыйбадәтханәләр шул ук исемгә ия булган. Гаудия-матх — ул шулай ук Гаудия-вайшнавизмда традиция яки җәмәгать атамасы.

Remove ads
Тарихы
Бхактисиддханта Сарасвати әтисе Бхактивинода Тхакурның (1838—1914) рухи миссиясенең дәвамчысы булган һәм Гаудия-матхны ваз кичеп яшәүне (санньясаны) кабул иткәннән соң тиздән нигезләгән. Бу ике вайшнав та Рупа Госвами һәм Чайтанья Махапрабху сызыгында Бхакти-йога (Ходайга мәхәббәт) традициясе – Гаудия-вайшнавизмның галимнәре һәм изге тарафдарлары булган. Бхактивинод Тхакур Һинд дине шастраларын аңлатучы күп китаплар язган, ә Бхактисиддханта Сарасвати гыйбадәтханәләр нигезләгән, лекцияләр биргән һәм аның китаплары һәм шастралары буенча комментарийлар язган. Алар икесе дә Гаудия-вайшнавизмда реформаторлар булып санала. Тарафдарлары фикеренчә, алар майявада (адвайта-вада) һәм сахаджия (Бхактига җиңел карау) кебек апасиддханталар (теологик аңламаулар) белән көрәшкәннәр.
Бхактисиддханта Сарасвати Гаудия-матхның төп максаты итеп беренче чиратта Вайшнав әдәбиятын нәшер итү аша бөтен Һиндстан һәм аннан тыш Гаудия-вайшнавизмны таратуда күргән. Ул бөтенесе бергә Гаудия-матхның 64 филиалын – мандирлар һәм ашрамнар нигезләгән. Төп гыйбадәтханә булып Ганга ярларында Маяпурда (Бенгалия, Һиндстан) “Шри Чайтанья Матх” булган. Бхактисиддханта Сарасватиның күп тарафдарлары булган, аларның күбесе аксөяк гаиләләрдән булган. 18 белем алган санньяси-өйрәнчекләр Бхактисддханта Сарасвати вакыты Гаудия-матх дәгъвачылларның төп төркеме булган. Гаудия-матхның чәчәк атуы 1920-1930 елга туры килә.
1930-ынчы елларда Гаудия-матх дәгъвасын Европада башлаган, шул вакытта Бхактисиддханта Сарасвати Англиягә, Германиягә һәм башка илләренә өйрәнчек-санньясиларны — Бхакти Прадип Тиртху Госвамины, Бхакти Хридая Бон Свамины һәм башкаларны җибәргән. Алар җәмгыятьнең югары катламнарында һәм галимнәр арасында дәгъва иткәннәр һәм дәгъвасы белән берничә Аурупалыны җәлеп иткәннәр. Бхактисиддханта Сарасватиның 1937 елда үлеменнән соң, Гаудия-матх ике оешмага бүленгән: Ананта Васудэва Прабху җитәкчелегендә «Гаудия миссиясе» (Гаудия-матхның төп хаклы варисы) һәм Бхакти Виласа Тиртха җитәкчелеге астында «Шри Чайтанья Матх». «Гаудия-матх»ның рәт эшчәннәре, бу ике оешманың рухы белән канәгать булмыйча, соңыннан үз матхларын нигезләгәннәр, үзләрен ачарьялар дип игълан иткәннәр һәм дәгъваны дәвам иткәннәр. 1940-ынчы еллардан соң төрле Гаудия-матхларда тагын да күбрәк тарафдарлар булды — Гаудия-матха вайшнавлары гыйбадәтханәләр төзегәннәр, хезмәт башкарганнар, журналлар һәм китаплар нәшер иткәннәр һәм таратканнар.
Бхактисддханта Сарасвати тарафыннан нигезләнгән иң мәшһүр Гаудия-вайшнав оешмасы булып Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (ИСККОН) булган. Ул Америка Кушма Штатларында 1966 елда Бхактиведанта Свами Прабхупада (1896—1977) тарафыннан нигезләнгән булган, ул Көнбатыш дөньяда беренче булып Гаудия-вайшнавизм дәгъва итүдә беренче булып уңышка ия булган.
Хәзерге көннәрдә төрле исемнәр астында берничә Гаудия-матх бар, бөтенесе бергә 25-30. Гаудия-матхның дәгъвасы аеруча Һиндстанда уңышлы, гәрчә көнбатыш илләрдә дә тарафдарлар бар.
Remove ads
Гаудия-матх оешма тармаклары исемлеге
Хәзерге көндә Гаудия-матх тармаклары булган күп оешмалар бар. Хронологик рәвештә аларның иң мәшһүрләре:
- Гаудия Миссиясе, нигезләүчесе Ананта Васудэв Прабху (1940)
- Шри Гаудия Веданта Самити (Sri Gaudiya Vedanta Samiti), нигезләүчесе Бхактипрагьяна Кешава Госвами (1940)[2]
- Шри Чайтанья Сарасват Матх (Sri Chaitanya Saraswat Math), нигезләүчесе Бхакти Ракшак Шридхара Госвами (1941)[3]
- Шри Чайтанья Гаудия Матх (Sri Chaitanya Gaudiya Math), нигезләүчесе Бхактидайита Мадхава Госвами (1953)[4]
- Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (International Society for Krishna Consciousness), нигезләүчесе Бхактиведанта Свами Прабхупада (1966)[5]
- Шри Кришна-Чайтанья миссия (Sri Krishna Chaitanya Mission), нигезләүчесе Бхакти Вайбхава Пури Госвами (1966)[6]
- Шри Гопинатх Гаудия Матх (Sri Gopinatha Gaudiya Math), нигезләүчесе Бхакти Прамод Пури Госвами (1989)[7]
- Халыкара саф Бхакти-Йога җәмгыяте (International Pure Bhakti Yoga Society), нигезләүчесе Бхактиведанта Нараяна Госвами (2004)[8]
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads